Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Төньяк Кореяда Ким Чен Ирның 70 яшьлеге уңаеннан тантаналы чаралар уза


Төньяк Кореяда бүген узган елның декабрендә вафат булган илнең элекке җитәкчесе Ким Чен Ирның 70 яшьлеге уңаеннан тантаналы чаралар уза.

Пхеньянда Ким Чен Ир һәм аның әтисе Ким Ир Сен күмелгән мавзолей каршындагы мәйданда хәрби парад узды. Аны Ким Чен Ирның кече улы – хәзерге Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын кабул итте.

Вафат булган элекке җитәкчене туган көне, ягъни 16 февраль Төньяк Кореяда “Балкыган йолдыз көне” дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG