Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (5)


"Азатлык радиосы" хезмәткәрләре билгеле галим Александр Бенигсен белән. Сулдан унга - Фәридә Вальрус, Фәрит Аги, Аяз Хәкимуглы, Мәдинә Солтан, Гариф Солтан, Александр Бенигсен Али Акыш, Надир Дәүләт. Мюнхен, 1970нче еллар.
"Азатлык радиосы" хезмәткәрләре билгеле галим Александр Бенигсен белән. Сулдан унга - Фәридә Вальрус, Фәрит Аги, Аяз Хәкимуглы, Мәдинә Солтан, Гариф Солтан, Александр Бенигсен Али Акыш, Надир Дәүләт. Мюнхен, 1970нче еллар.
БМО карарына таянып

Совет чорында, бу вакыйгаларны матбугатта язу түгел, хәтта якыннарыңа сөйләү дә мөмкин түгел иде. Ул чор матбугатында якты тарихыбыз гына чагылды. Караңгы яклар калын пәрдә артында калды. Шулай булуга карамастан, кеше нидер эзләнде, тарихны тулырак белергә омтылды.

1970 ел. Минем бүлмәдә радиоалгыч саф татар телендә сөйли: "Сез “Азатлык” радиосын тыңлыйсыз. Монда, чит илләрдә яшәүче сезнең ватандашларыгыз сөйли. Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1948 елның 10 декабрендә кабул иткән "Кеше хокуклары турындагы" декларация нигезендә һәрбер илнең гражданы кайдан, нинди булса да информация эзләргә һәм аны алырга хокуклы. Хәзер "Илдә тыелган әсәрләр" циклыннан Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" пьесасыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. Укый Хәлимә ханым... Безгә хат язу өчен адрес: Радио Либерти, өтер, Мюнхен, хәрефләп әйтәм... нокта, адресны латин хәрефләре белән язарга кирәк..."

“Азатлык”ның ул вакыттагы дикторларының тагын кайберләре: Фатыйх Исхакый (Гаяз Исхакый белән бутамагыз), ...Казанлы, Ишембай, Фәрит Иделле, Мусабай... Мусабай, билгеле кушамат кына. Чын исемен әйтә алмыйм. Соңгы елларда “Азатлык” белән бәйле шәхесләр: Шәфи Алмас, Гариф Солтан, Шиһап Нигъмәтиләрдән тыш Ильяс Габдулла, Галимҗан Идриси, Хәйретдин Садыйк һәм башка исемнәр матбугатта күренгәли башлады.

1970-75 елларда “Азатлык” аша мин Мусабай кушаматлы дикторның бик күп чыгышларын тыңлап һәм гомумиләштереп, аның турында түбәндәге мәгълуматлар тупладым. Ул хәзерге Тукай районы Мусабай-Завод авылында туган. Яшь вакыттан язгалап, башта Чаллы район гәҗитендә, аннары, сугышка кадәр, Казанда "Кызыл яшьләр" газетасы редакциясендә эшләгән. Сугышка кадәр “Татарстан яшьләре” шул исемдә чыккан, аннары “Яшь сталинчы”, аннан соң гына “ТЯ”га әйләнгән.

Сугышка кадәр “Кызыл яшьләр” редакциясе Казанның Тукай урамында, элеккеге нәшрият биналарының берсендә урнашкан булса кирәк. 2005 елда, Казанның 1000 еллыгы алдыннан журналист Дамир Фәсиев “Татарстан яшьләре”ндә “Иске Казанга сәяхәт” исемле 19 язма бастырды. Бу язмаларны шул ук чорда “Азатлык” радиосы да кабатлап бирде. Бу язмаларда бик күп тарихи мәгълүмат тупланган.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG