Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар фиркасе президент кампаниясен яктыртуда тигезлек булуын таләп итә


Коммунистлар фиркасеннән бер төркем депутатлар президент сайлау кампаниясен массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуда кайбер намзәтләрне тигез хокуктан мәхрүм итү уңаеннан Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин һәм Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Владимир Чуровка мөрәҗәгать юллады.

Депутатлар биш федераль канал җитәкчеләре эшчәнлеген тикшерүне үтенә.

Президентлыкка намзәтләрнең берсенең сайлау алды штабы мониторингы мәгълүматларына караганда, намзәт Владимир Путинга телевизион эфирның 72% өлеше туры килсә, калган дүрт намзәтнеке уннан биш процентка кадәр генә.

Элегрәк президент кампаниясен яктыртуда канун бозулардан арыну, аерым алганда намзәт Владимир Путинга өстенлек бирүне бетерүне таләп итеп Үзәк сайлау комиссиясе һәм телевизион канал җитәкчеләренә «Сайлаучылар лигасы» иҗтимагый оешмасы мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG