Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (11)


Пропагандистлар семинарлары уза торган бу бинаны 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясе карамагына бирделәр
Пропагандистлар семинарлары уза торган бу бинаны 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясе карамагына бирделәр
“Провокацион” сораулар кулланып

Илдә коммунистлар партиясе идарә иткәндә, ел саен безне, пропагандистларны һәм лекторларны, Казанга политик уяулыкны үстерергә – “пычак үткенләргә”, ягъни атна-ун көнлек семинарларга җыйдылар. Монда төрле уку йортларыннан профессорлар, партия өлкә комитеты идеологлары чыгыш ясый. Мәскәүдән дә килгәлиләр. Укулар сәяси мәгариф йортында үтә. Бина шушы максат өчен махсус төзелде. КПСС таркалгач, ике ел дәвамында монда төрле ширкәтләрнең офислары урнашты. Аннары, 1992 елда Бауман урамына урнашкан бу мәһабәт бинаны Татарстан Фәннәр академиясе карамагына бирделәр.

Әлеге политик мәгариф йортында уза торган пропагандистлар семинарында безнең алда чыгыш ясаган һәр лектор чыгышыннан соң, тыңлаучылар сорауларына җаваплар бирү каралган. Зал зур булганлыктан, сораулар запискалар формасында сәхнәдә урнаштырылган тартмаларга җибәрелә. Сорауларда исем-фамилия күрсәтелми. Гадәттә сораулар күп була. Мин дә еш кына сорау җибәрәм. Мәсәлән, мондый: “Татар телендә сөйли торган “Азатлык” радиосы үзенең чыгышлары арасында Илһам Шакиров җырларын да бирә. Илһам Шакиров үзенең җырларын дошман радиосы файдаланганын беләме? Ул аңа ничек карый?”

“Азатлык” белән бәйле политик сорауларга да кереп китәм. Әмма бер лекторга быры бер генә сорау җибәрәм. Лекторларның төрлесе була. Кайберләре запискалардагы сорауларны башта эчтән генә укый. Аннары гына җавап бирә. Бу очракта мин җиңеләм. Чөнки ул минем сорауны кычкырып укымыйча гына читкә куя. Максатым үтәлми. Ә күпчелек очракта, үзләрен белдеклегә санаган лекторлар, запискалардагы сорауларны шундук кычкырып укый башлыйлар. Минем сорауны кычкырып укыйлар икән, мин куйган максат үтәлде дигән сүз. Мин бит сорауга ниндидер җавап алуны үземә максат итеп куймыйм. Алар мондый сорауларга җавап бирә алмыйлар да. Максатым: чит илдән татар телендә сөйләүче “Азатлык” радиосының бар икәнлеген залдагы халык массасына җиткерү. Залда бөтен республикадан җыелган берничә йөз пропагандист-лектор утыра. Аларның күпчелеге “Азатлык” радиосының бар икәнен дә белми. Лектор минем сорауны микрофоннан укыгач, “Менә хәзер беләләр инде, бәлки кызыксынып тыңлау юлларын эзли башларлар” дип мин куанып куям.

Шундый тәртиптә мин “Азатлык” радиосын бөтен республика күләмендә пропагандаларга тырыштым. Аерым басым ясап, шуны әйтәсем килә: чит радиоларын, шул исәптән “Азатлык”ны тыңлауны, алардан ишеткән мәгълүматны авылдашларга, мәктәп укучыларына җиткерүне, халыкка “Азатлык” радиосы барлыгын белдерергә омтылуны мин һич кенә дә ватаныма, әгъза булып торган коммунистлар партиясенә хыянәт итү булды дип санамыйм. Киресенчә, халкыма дөрес һәм төрлеяклы мәгълүмат бирүдә, аларны гадел фикер йөртүгә өйрәтүдә үз бурычымны үтәдем дип саныйм.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG