Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Түрәләр Болгарга "сакчы" сыны утыртырга җыена


Шәһри Болгарга барс сынын куярга җыеналар

Шәһри Болгарга барс сынын куярга җыеналар

Бурят сынчысы Даши Намдаков Болгарга кую өчен барс сыны өлгесен ясаган. Сәнгать белгечләре әйтүенчә, Татарстанда һәйкәлләр куелганда түрәләр аларның фикерләренә колак салмый.


21 майда, Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителгән көндә Шәһри Болгарга Намдаков ясаган "Болгар җирләре сакчысы" сыны куелачак. 12 метр биелектәге бу сын Италиядә коелган һәм апрель башларында Казанга кайтырга тиеш.

Татарстан дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" вакыфы рәисе Миңтимер Шәймиев әлегеләр хакында белдереп, сынның сүрәте Татар-информда пәйдә булгач, интернеттагы социаль челтәрләрдә сурәткә каршы кискен фикерләр языла башлады.

Бигрәк тә яшьләр сынны "хәшәрәт" дип атады. Facebookта "халыктан сораштыру үткәрергә кирәк, Болгар изге урын бит ул, ә тамуг урыны тугел андый хәшәрәт бастырырга", дип белдерүчеләр дә, сынны мәҗүсилек тамгасы дип бәяләүчеләр дә булды.

Намдаковның эше

Намдаковның эше

Намдаков әсәренең Болгарга куелачагы турында рәсмиләрдән, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, февраль уртасында беренче булып белдергән иде. Ул Намдаковның Казанга килеп барс сыны өлгесен тәкъдим итәргә җыенуын әйтте.

“Бизнес Online” үткәргән интернет-конференция вакытында Сибагатуллин: “Ул яр буена урнаштырылачак бик зур барс булачак”, дип тә белдерде. Министр ул вакытта әлеге сынның нинди биеклектә буласын һәм бәясенең күпмегә төшәчәген әйтмәде.

Мәдәният министрының бу белдерүе журналистлар өчен генә түгел, ә сәнгатькәрләргә дә көтелмәгән зур яңалык булып яңгыраган иде. Азатлык радиосы бу хәбәр чыккач та мәдәният министрына "Намдаковның бу эшенә берәр комиссия бәя бирәчәкме?", "Ул комиссия министрлыкта бармы, аңа кемнәр керә?", дигән сораулар да юллады. Айдан артык вакыт узуга кармастан, министрлыктан әлегә кадәр җавап булмады.

Вәлиева-Сөләйманова: Татарның үз сынлы сәнгать мәктәбе юк

Сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова ислам рухы белән дә сугарылган Болгарга Намдаковның иҗаты бөтенләй килешмәскә мөмкин дигән фикердә.

“Ул монгол сәнгате традицияләрен куллана. Без сәнгать өлкәсендәгеләр, мәҗүсилек чорындагы “җанварлар стиле” йә “анималистик стиль” дип әйтә торган, һуннарга, скифларга караган чорлардан килә торган хайван сурәтләрен кулланып, аларны модерн сәнгатенә күчереп шундый образлар тудыра.

Безнең Болгар җирендә хәзер бөтенләй икенче, ислам дине белән бәйләнгән мохит тудырылган. Бу тарихи шәһәргә яңача ясалган сын куюны мин дөрес булмас дип уйлыйм”, ди Вәлиева-Сөләйманова.

Галимә, Татарстанда нинди дә булса һәйкәл куярга ниятләсәләр, сәнгать белгечләренең сүзләренә колак салучы юк, барысын да югарыда утырганнар гына хәл итә, дип әйтә.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

“Кызганыч, безнең республикада мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләргә мөрәҗәгать итү традициясе юк. Андый мәсьәләләрне күбрәк түрәләр үзләре хәл итә. Минемчә, алар аның сәнгати ягына артык игътибар биреп тормый, ә финанс ягын гына алга куя”, ди Вәлиева-Сөләйманова.

Моңа кадәр Казанда куелган һәйкәлләргә килгәндә исә, галимә аларны уңышсыз һәм сәнгати яктан ятышсыз дип санамый. Казан милли-мәдәни үзәге каршындагы Хөррият кошының күңеленә бик үк хуш килеп бетмәгәнен, бу һәйкәлне башка сәнгатькәрләрнең дә тәнкыйтьләгәнен яшерми. “Халык күнекте инде аңа”, ди Вәлиева-Сөләйманова.

Шулай да, сәнгатькәрләр арасында, һәйкәлләр яңгырдан соң борын төрткән гөмбәләр кебек хәтсез куела, әмма күңелгә хуш килердәйләре генә бик аз дип әйтүчеләр дә бар. Кайберәүләр исә, Татарстан җитәкчелеге күренекле шәхеснең берәр юбилее якынлашса, аның мирасын барлап ничек яшь буынга җиткерү юллары турында артык уйлап тормый, һәйкәл куя да котыла, ди. Һәйкәл кую, элекке заманнарда потка табынган кебек, үзенә күрә бер модага әйләнгән сыман.

Вәлиева-Сөләйманованы сынлы сәнгатьтә татарның үз традицияләре үстерелмәү, җитәкчелекнең нәкъ менә бу ягына игътибар бирмәве бик борчый.

“Иҗат мәктәбе булырга тиеш. Безнең сынлы сәнгатьтә югары белем бирелми. Сынлы сәнгатьтә электән килгән традицияләргә нигезләнгән үзебезнең милли мәктәпне булдыру кирәк. Урманче, Адилов, Бәшировлар бар иде. Элек безнең совет реализмы өлкәсендә монументаль сынлы сәнгатьтә түгел, ә жанрлар белән эшләгән яхшы сынчыларыбыз бар иде. Мисал өчен, Васил Маликов, Әбдрәшитов хәзер эшли, әмма сынлы сәнгатьтә үзенә ничектер урын таба алмый.

Татар сынчылары Татарстанда гына тормый. Бик талантлы сынчылар Петербурда, Мәскәүдә, Уфада бар. Аларны Казанга җәлеп итеп яхшы сыннар ясарга була.

Без үзебезнең милли сынлы сәнгатьне тудыруны күз алдында тотарга тиеш. Элекеге шәхесләр иҗатын барлап, аксакалларны җәлеп итеп үзебезнең милли сынлы сәнгатьне тудыру концепциясен булдыру зарур”, ди Вәлиева-Сөләймәнова.

Минулина: Кол Гали һәйкәле төрмәдәге кебек

Суриков исемендәге институтның Казандагы бүлеге доценты Асия Минулина һәйкәлләрне куйганда үз фикерен белдергән белгечләрдән торган комиссиянең элегрәк эшләгәнлеген әйтә. Татарстан мәдәният министрлыгында булган ул комиссия. “Хәзер эшлиме, юкмы әйтә алмыйм”, ди Минулина. Эшләгәндә дә, түрәләр сәнгатькәрләр фикеренә колак салырга атлыгып тормаган.

“Бик күп әйбер безнең җитәкчелекнең безгә ышаныч белдерү-белдермәвеннән дә, сүзебезгә колак салырга теләге булудан да тора. Әгәр алар “юк” дип әйтсә, без берни дә эшли алмыйбыз”, ди Минулина.
Түрә әйтсә, без берни дә эшли алмыйбыз

Минулина куелган һәр һәйкәл сәясәт коралы ролен дә үти дигән фикердә. Җитәкчелек аларның нәрсә аңлатуында җаваплылыкта. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев күпне күргәнгә, аның зәвыгы дә бар дип әйтә ул. Шулай да, Шәймиев заманында куелган һәйкәлләрнең берсен - Кол Гали сынын "зәвыксызлык корбаны" дип атый. Асия Минулина, һәйкәлнең уңышы бик күп әйберләрдән тора, ди.

“Сынчы бик сирәк очракта гына һәйкәл куеласы урынны үзе сайлый. Урынны гадәттә архитектор билгели. Шәһәр төзелеше шурасы аннан соң: “Менә монда куегыз”, дип әйтә.

Кол Гали һәйкәле Кабан куленең ярында торыр дип уйланылган иде. Аннан аны паркка кертеп куйдылар. Планнары һәр көн саен үзгәреп тора. Алар ул урында соңыннан, бәлки, нәрсә дә булса төзергә мөмкин булыр дип уйлый башлыйлар. Күп нәрсә аларның ни уйлауларыннан тора. Кол Гали анда бакчага ябып куелган төрмәдәге кебек”, ди Кол Гали һәйкәле авторларының берсе Минулина.

Шаһиева: Бәйге үткәрү кирәк

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева Намдаков иҗатын үлеп яратучыларның берсе булса да, аның әсәрләрен кеше аңлый торган түгел, шуңа күрә Болгарга аның барсын куюның куркыныч ягы бар, дип әйтә. Шаһиева фикеренчә, татар рухын, аһәңен, мохитен, тарихын, сәнгатен бик тирәннән аңлаган кеше эшләгән сын гына Болгарга төс булачак.

Розалина Шаһиева

Розалина Шаһиева

​Шаһиева Казанда яшәгән сынчылар, рәссамнар арасында инде моңа кадәр дә барсны ясаучылар булганлыгын әйтә. Хәтта берәү очып барган барсны сурәтләгән. Болгарга барс сынын куяр өчен бәйге игълан итәргә, сәнгать белгечләреннән генә торган махсус жюри төзергә һәм иң кимендә җиде әсәр каралырга тиеш, ди Шаһиева.

Азатлык радиосы Татарстан мәдәният министрлыгына барс сынына һәм һәйкәлләргә мөнәсәбәттә сорау юллады. Анда "Сәнгать белгечләре барс сынына карата үз фикерләрен белдерерме, Татарстанда һәйкәлләр куюны кем хәл итә, соңгы сүзне кем әйтә, алга таба нинди һәйкәлләр кую планлаштырыла?" дигән сораулар да бар.

2011 елның 1 июнендә Казанда “Хәзинә” галереясендә беренче тапкыр Даши Намдаковның “Мосафир дөньясы” дип аталган күргәзмәсе ачылган иде. Бу чарада катнашкан Миңтимер Шәймиев сынчының 2 июнь көнне Болгарга да барачагын әйтеп: “Бу сәфәрдән соң сезнең яңа эшегез барлыкка килер дип уйлыйм”, дип белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG