Accessibility links

Европарламент Русиядә гадел һәм демократик президент сайлауларына өметләнә


Европа парламенты Русиядә декабрьдә узган парламент сайлауларында күп кенә хәрәмләшүләргә борчылу белдерә.

Европарламентның бүген күпчелек тавыш белән расланган резолюциясендә Русия хакимиятенә хәрәмләшүләр нигезендә тикшерүләр уздыру һәм сайлау нәтиҗәләренә тәэсир иткән урыннарда яңа сайлау оештыруга чакыру язылган.

Документта шулай ук Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә күптән түгел узган митинглар “Русия халкының ирекле һәм гадел сайлауга омтылышының чагылышы” булуы әйтелә.

Европарламент 4 мартта Русия президентын сайлау парламентныкы белән чагыштырганда демократик узар дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG