Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия ТИҮе мәгарифкә игътибарны арттырырга ниятли


Фнүн Мирзаянов чыгыш ясый
Фнүн Мирзаянов чыгыш ясый

Үткән шимбә Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы 24нче пленумы узды. Милли хәрәкәт вәкилләре республиканың татарлар күмәк яшәгән төбәкләреннән Ижауга халыклар дуслыгы йортына җыелды.

Пленумның көн тәртибендә берничә мәсьәлә куелган иде. Узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗәне Удмуртия татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов ясады. Ул чыгышының күп өлешен мәгариф өлкәсендәге проблемнарга, балаларга милли тәрбия һәм белем бирүгә багышлады. 2011 елда бу юнәлештә Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназиясендә татар телен укыту, анда татар көрәше секциясенең эшен җанландырып җибәрү турында җиткерде. Шул ук вакытта агымдагы елда беренче сыйныфларга балалар туплау буенча эшнең башлануына игътибар итте. “Укытучылар татар төркемнәре булган бакчаларга чыгып, ата-аналар белән сөйләшеп, милли тәрбия һәм белем ала башлаган сабыйларны мәктәпләрнең татар сыйныфларына яздыруны алып бара”, диде Фнүн Мирзаянов.

Фнүн әфәнде иҗтимагый үзәкнең башка комиссияләренең эшенә дә тукталды. Мәдәният, мәгълүмат чаралары, спорт һәм дини комиссияләрнең нәтиҗәле эшләрен билгеләп үтте.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгуд ага Гаратуев чыгышын халыкның үзаңын үстерүгә, милли ихтыяҗларыбызны яклауга багышлады. Мәсгут ага соңгы айларда булып узган төрле урам йөрешләрендә татар үзәге активистларының булмавын, аеруча татар яшьләренең бу юнәлештә битарафлыгын билгеләп үтте. “Үзебезнең фикерне шундый җыеннарда да белдерергә кирәк”, дип ассызыклап үтте Мәсгут ага.

Мәсгуд Гаратуев
Мәсгуд Гаратуев
Шул ук вакытта ил башлыгына намзәтләргә игътибарлы булырга, алар татар халкына тискәре йогынты белдермәгән намзәткә генә тавыш бирергә чакырды. “Иң мөһиме – гаиләдә туган телдә аралашу кирәк”, диде Мәсгут Гаратуев.

Ижау шәһәренең педагогика көллиятендә ике дистә елга якын татар теле укытучыларын һәм татар төркемнәренә тәрбиячеләр әзерләү бүлегенә студентлар кабул иттеләр. Быел көллияттә татар бүлегенә укучылар кабул ителмәде.

Киләсе уку елында педагогика көллиятендә татар белгечләрен әзерләүне күзаллап, республиканың Балезино районында очрашулар булуын, анда чыгарылыш сыйныф укучыларын көллияткә укырга чакыруларын җиткерде мәгариф министрлыгы белгече Әлфия Гайсина.

Әлфия Гайсина татар теле укытылган мәктәпләрдә укытучылар тарафыннан алып барылган эшкә нәтиҗә ясады. Үткән ел азагында республикада татар теле укытыла башлануына 20 ел тулу уңаеннан узган конференциядә укытучылар һәм тәрбиячеләрне зурлап билгеләп үтелүе хакында җиткерде. “Алар күбесе дәүләт бүләкләренә ия булды. Укытучылар һәм тәрбиячеләргә бу уз чиратында тагын да тырышып эшләр өчен этәргеч бирде”, диде Гайсина.

Шул ук вакытта ул мәктәп һәм балалар бакчалары арасында тыгыз эшлекле элемтә булдырырга кирәклегенә басым ясады. Бакчадан балалар татар сыйныфларына барып җитми. Русия күләмендә оештырылган татар гаиләсе фонды белән дә элемтә булдырырга тәкъдим итте ул.

Бриллиант Абдрахманова
Бриллиант Абдрахманова
Балалар бакчаларындагы хәлләр турында Ижау шәһәренең 107нче санлы бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова җиткерде. Анда инде ике ел рәттән татар төркеменә генә балалар туплана. “Тагын ике елдан без татар бакчасы статусын алу юнәлешендә эш алып барабыз”, диде Абдрахманова.

Шул ук вакытта бүген бакчаларда татар тәрбиячеләре җитешмәвен исәпкә алып, Бриллиант Абдрахманова педагогика көллиятен тәмамлаган студентларны мәҗбүри бакчага җибәрергә кирәк дип басым ясады. Бүген тәрбиячеләргә хезмәт хакы артты, аларны кызыксындырып була, диде ул.

Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасында татар гаиләләрендә үсүче балаларга туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге бар. Татар телендә чаралар үткәрелә. Әмма быел бакчада төркемнәр саны арту сәбәпле, татар теле белгеченең кабинеты һәм милли музейны бер бүлмәгә берләштерергә ниятлиләр. Анда төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк, татар теле белгече Рәсилә Гатауллина татар үзәгеннән ярдәм сорады.

Рәмзия Гыйззәтуллина
Рәмзия Гыйззәтуллина
Ижау шәһәрендә Муса Җәлил исемен йөрткән китапханә милләттәшләребез арасында күп эш алып бара. Үткән елда биредә “Чулпан” үзешчән театры да эшли башлады. Олылар һәм балалар төркеме берничә спектакль әзерләгән дә инде. Балалар өчен тагын курчак театры ачарга да уйлыйлар. Әмма татар үзәгеннән башка бу хыялны тормышка ашырып булмас дип, курчаклар алырга ярдәм сорады Рәмзия Гыйззәтуллина.

Укучыларны яңа китаплар белән тәэмин итү – зур проблем. Вакытлы матбугатка яздыру, татар телендә чыккан яңа китапларны алырга да ярдәм итүләрен сорады китапханә хезмәткәре Рәмзия ханым.

Гайсә Талипов
Гайсә Талипов
Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре музыка укытучысы Гайсә Талипов малайлар-кызларны тәрбияләүдә якшәмбе мәктәбенең ролен билгеләде. Мартка билгеләнгән талантлы балалар бәйгесенә төбәкләрдән күбрәк балалар алып килергә чакырды.

Пленум утырышында ике дистәдән артык кеше чыгыш ясады. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар
XS
SM
MD
LG