Accessibility links

Кайнар хәбәр

Муса Мөлеков: “Татар матбугаты вакланды”


"Хәзер журналистика вакланды шул", ди Муса Мөлеков
"Хәзер журналистика вакланды шул", ди Муса Мөлеков

Башкортстандагы күренекле татар галиме һәм талантлы журналист Муса Мөлеков бу көннәрдә үзенең 75 яшен билгели. Шушы уңайдан аны элек үзе эшләгән “Кызыл таң” газетасында да, байтак еллар мөгаллимлек кылган Башкортстан дәүләт педагогия университетында да зурлап хөрмәтләделәр. Президент Рөстәм Хәмитов фәрманы белән Муса әфәндене республиканың югары бүләге – мактау кәгазе белән бүләкләнде.


Благовар районының Сынны исемле татар авылында туып үскән Муса кечкенәдән үк әдәбиятка тартыла, көне-төне китаплар укый. Шулай да, җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, урман хуҗалыгы техникумына укырга керә.

Шул елларда газеталарга мәкаләләр яза башлый. Ул дәвердә татарча нәшер ителүче “Кызыл таң” газетасында күренекле татар шагыйре Әнгам Атнабаев яшь хәбәрчеләр түгәрәген оештыра. Муса Мөлеков ихластан шунда йөри башлый. Анда йөрүчеләр янына еш кына Мостай Кәрим, Нәҗип Әсәнбаев, Әнвәр Бикчәнтәев кебек күренекле язучылар да килә. Журналистлык эшчәнлеге серләре, әдәби иҗат турында яшьләргә күп мәгълүматлар бирә алар. Бу очрашулар Мусаның күңелендә дә эзсез калмый, билгеле.

Шуннан соң туган телгә, әдәбиятка, журналистикага булган сөю Муса Мөлековны Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Талиплык елларында Муса “Кызыл таң” газетасы белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек итә башлый. Ә инде дүртенче курста укып йөргән чагында газетаның баш мөхәррире Таһир Ахунҗанов сәләтле егетне үзләренә эшкә чакыра.

Муса Мөлеков “Кызыл таң”да гади хәбәрчедән башлап, баш мөхәррир вазифасына кадәр зур һәм мактаулы юл үтте. Шул арада әле ул 1972-1975 елларда Казан дәүләт университеты аспирантурасында белем алырга да мөмкинлек тапты. Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә гыйльми эзләнүләр алып бара, Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты хакында кандидатлык диссертациясен яклый ул.

Соңгы 20 елга якын вакыт эчендә Муса Мөлеков Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар яшьләренә белем бирде. Аларны укытучылык хезмәтенә генә түгел, ә журналистика, язучылык һөнәрләре нечкәлекләренә дә ихлас өйрәтте. Ә инде тәҗрибәле һәм булдыклы остазда белем алган яшьләрнең киләчәктә үзләренең дә Муса агалары кебек үк үз һөнәрләренең чын осталары булачагына шик юк.

Юбилее уңаеннан без Муса Мөлеков белән очрашып сөйләштек. Бүгенге татар матбугатына карата үз фикерләре бар аның.

“Элекке елларда матбугат басмаларында көчле журналистлар эшләде. Жанрлар төрлелеге дә бар иде: очерклар, фельетоннар, үткер публицистика. Хәзер журналистика вакланды шул”, дип уфтана Муса Мөлеков.

– Элекке елларда газеталарда эшләүче журналистлар төрле жанрларда эшли иде. Рәис Фәткуллин кебек көчле журналистлар, Әнгам Атнабаев кебек зур шагыйрьләр искитмәле язмалар әзерли иде. Командировкаларга бара иде алар. Шуннан кайтышлый ук язмаларын язып ук кайта. Мин Әнгам Атнабаевның атналар буе утырып язганын хәтерләмим. Аннан элек фельетоннар языла икән, аларга җаваплар да була иде. Хәзер юк бит андый хәлләр.
– Муса ага, соңгы елларда газеталарның тиражлары да кимеде. “Кызыл таң”ның тиражы 120-130 меңгә җиткән чаклар бар иде. Хәзер басмаларны алдыручылар кимү нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз?

– Сәбәпләре күп инде аның. Әмма төп сәбәп газета-журналларның укучыларны ныклап җәлеп итәрлек булмавында дип исәплим. Укучыларга нәрсә кирәк икәнен белеп иҗат итәргә кирәк. Чын иҗат булырга тиеш.
– Сез байтак еллар Башкортстан дәүләт педагогия институтында мөгаллимлек кылдыгыз, татар балаларына аң-белем бирдегез. Соңгы елларда вузлардагы татар бүлекләренә укырга килүчеләр дә кискен кимеде. Хәтта читтән торып уку бүлекләре ябыла. Бу нилектән?

– Чөнки Башкортстан авылларында татар мәктәпләре кими. Шулай итеп укырга килүчеләргә юл авыл мәктәпләрендә үк ябыла. Аннан укытучыларның хезмәт хаклары түбән бит бигрәк. 5-6 мең сумга эшләп йөрүчеләр бар бит. Хәтта менә читтән торып бездә укыган кайбер укытучылар Уфага сессиягә килергә акча җиткерә алмыйбыз дип зарлана. Әле яңарак кына бер укытучы шулай зар елап торды. Соң шундый хәлдә нинди фән, нинди яхшы белем бирү булсын инде... Хәзер бездә капитализм бит. Рух турында, рухи байлык турында уйлау юк, ул икенче планда. Бу бик үкенечле.
XS
SM
MD
LG