Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия президенты Кристиан Вульф эштән китүе турында белдерде


Бүген Германия президенты Кристиан Вульф эштән китүе турында карар кабул итүен белдерде.

Соңгы айларда Вульфны коррупциядә гаепләгән җәнҗаллар артты. Атнакич Ганновер прокуратурасы парламентның кече пулаты – Бундестагка җинаять эшенә тарту мөмкинлеге өчен Вульфтан кагылсызлык хокукын алуны сорады.

Германия канцлеры Ангела Меркель илнең яңа президентына намзәтне килештерү максатыннан барлык сәяси фирка җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздырырга җыенуын әйтте.
XS
SM
MD
LG