Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия татарлары латыш телен яклый


Латвия татарлары Тукай кичәсендә
Латвия татарлары Тукай кичәсендә

18 февральдә Латвиядә латыш теленнән тыш рус теленә дә дәүләт теле статусы бирү турында референдум үтә.

Латвиядә рус теленә дә дәүләт теле дәрәҗәсен бирү турында Конституциягә үзгәреш кертүне Владимир Линдерман, Евгений Осипов һәм Александр Гапоненко җитәкчелегендәге “Родной язык” җәмгыяте тәкъдим иткән иде.

Татарстанның Латвиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Зәйнуллин сүзләренә караганда, Латвиядәге татар яшьләре проблемны бөтенләй аңламый.

“Безнең яшьләр латышча, русча, инглизчә яхшы белә,” ди Зәйнуллин.

Зәйнуллин Азатлык радиосына, Латвиядә бер генә дәүләт теле булырга тиеш, диде һәм Татарстанда да шулай булсын иде, дип өстәп куйды.

“Шулай булса гына милләт саклана”, диде Татарстан вәкиле.

Латвия татарларының “Идел” җәмгыяте башлыгы Ринат Ахунов үзе тавыш бирүдә катнаша алмый, чөнки ул Латвия ватандашы түгел. Әмма ул да Латвиядә дәүләт теле бер генә булырга тиеш дип саный.

“Безнең оешма “Латвиянең милли мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе"нә керә. Без анда җыелып бер телне генә хуплау турында резолюция кабул иттек. Без чит илдә хөкүмәт белән тату яшәргә тырышабыз. Чынлап торып караганда латыш халкының байлыгы күп түгел бит: аларның телләре бар, җире бар инде. Башка нәрсәсе юк бит. Мәсьәләне шулай кискен куймасалар, алар бетә. Алар бит бездән дә азрак, ике миллион да юк,” ди Ахунов.

Тавыш бирү Латвиядә шимбә көнне сәгать 7-22дә үтәчәк. Референдум хөкүмәткә 1.7 миллион латка (3.6 миллион долларга) төшә.
XS
SM
MD
LG