Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда Латин Америкасындагы төрмәләр хәленә борчылу белдерә


БМОдагы кеше хокуклары комиссиясе Һондурас хакимиятен һәм Латин Америкасының башка илләрен төбәк төрмәләрендәге хәлләрне яхшырту өчен кичекмәстән чаралар күрергә чакырды.

Халыкара комиссия вәкиле Рупер Колвил белдерүе Һондурасның Комаягуа шәһәр төрмәсендәге янгын сәбәпле ясалды. Чәршәмбе янгында 355 кеше һәлак булды. Соңгы ун елда бу инде өченче шундый очрак.

Шул ук вакытта БМО вәкиле төрмәләрдә артык кеше тотылуы, санитар таләпләр үтәлмәве, начар медицина хезмәте һәм башка проблемнар Һондураста гына түгел, ә Уругвай, Аргентина, Венесуэла һәм Чили төрмәләренә дә кагылуын әйтте. Соңгы көннәрдә бу төрмәләрдән шулай ук төрле көтелмәгән очрак сәбәпле, тоткыннарның үлүе турында хәбәрләр килгән.
XS
SM
MD
LG