Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия армиясе Хомс шәһәрен утка тотты


Сүрия армиясе президент Бәшәр Әсад режимын тәнкыйтькә тоткан һәм аны вазифадан китәргә чакырган БМО Генераль ассамблеясының резолюциясе кабул ителгәннән соң, бүген иртән Хомс шәһәрен көчле утка тотты. Бу соңгы ике атнада иң көчле бәрелешләр булды.

Резолюцияне БМОның 137 ил вәкиле яклады, 12се каршы булды, 17се тавыш бирүдән тоткарланды.

БМО иминлек шурасыннан аермалы буларак генераль ассамблея резолюциясе бары тәкъдим генә ителә ала.

Кытай Русия белән бергә 4 февральдә БМО иминлек шурасындагы резолюциягә чик куйды.
XS
SM
MD
LG