Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия парламенты күзләү эшчәнлегенә бәйле канун өлгесен кабул итте


Төркия парламенты премьер-министр йөкләмәсеннән башка шымчыларны тикшерү эшен алып баруга рөхсәт бирми торган канун өлгесен кабул итте.

Төркиянең элекке тышкы эшләр министры Эмре Танер яңа төзәтмәләрнең хөкүмәт кушуы нигезендә “махсус йөкләмәләр” башкаручы шымчылар һәм башка кешеләрне җаваплылыктан азат итүен әйтте. Алар мәхкәмә оешмаларына буйсынмаячак.

Оппозиция канундагы мөмкин үзгәрешләрне дәүләткә буйсынмый торган үз кешеләр төркемен булдыру хакимияттәге партиягә отышлы дип саный.
XS
SM
MD
LG