Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимофей Азаров: ”Башкорт телен көчләп укыту нәфрәт кенә уята”


"Проблемнарны йомып калдырырга түгел, ә хәл итәргә кирәк”, ди Тимофей Азаров
"Проблемнарны йомып калдырырга түгел, ә хәл итәргә кирәк”, ди Тимофей Азаров

Башкортстан урыслары соборы рәисе Тимофей Азаров “Бердәм Русия- Башкортстан” гәзитенә әңгәмә биргән. Сорауларның күпчелеге ул җитәкләгән оешманың эшчәнлегенә кагылышлы. Четерекле милли мәсьәләләр дә күтәрелә бу сөйләшүдә.


Узган елның сентябрь аена кадәр Тимофей Азаров Башкортстан хәрби комиссариаты башлыгы вазифаларын башкарган генерал иде. Ә лаеклы ялга озатылгач, республика хакимиятләре тәкъдимен кабул итте: былтыр сентябрь аенда Уфада узган Икенче Рус соборы вәкилләре тарафыннан шушы оешманың җитәкчесе итеп сайланды. Республика түрәләре нәкъ менә аны тәкъдим иткәч, делегатлар аны сайлап та куйды.

Тимофей Азаров бу вазифаны хезмәт хакы алмыйча, ягъни җәмәгать башлангычында башкаруын әйтә. “Дәүләттән ярдәм дә бирелми безгә, шәхси машинамда да йөрим”, дип белдерә ул.

Руслар соборы рәисе бу әңгәмәдә хәрбиләрчә “турыга яруын” күрсәтә. Башкортстан халыклары ассамблеясенең эше белән канәгать булмавын да әйтә ул. Ассамблея кимчелекләрен әйткәч, аның рәисе хәзер Азаров әфәндегә ачу саклый икән. Милли мәсьәләләрдә элекке мәдәният министры Илдус Илишев белән дә чәкәләшүләрен искә төшерә. Бүгенге Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенә дә “тибеп” китә Тимофей Азаров. “Бу Дуслык йорты түгел, ә “забегаловка”, ягъни теләсә кем кереп йөри торган бер урын. Анда аракы эчәргә һәм үз шәхси эшләрен, йомышларын үтәргә керәләр”, ди ул.

Тимофей Азаров Башкортстанда башкорт булмаган башка милләтләр балаларына көчләп башкортча укытуга да каршы икән. “Башкорт телен көчләп укыту – кыргыйлык, моны эшләү катгый тыелырга тиеш. Бу хәл урыслар белән татарлар тарафыннан нәфрәткә генә юлыга”, дип белдерә ул.

“Минем хатыным – татар, улым башкорт кызына өйләнде, кызым татар егетенә кияүгә чыкты. Менә сезгә милли мәсьәлә, – ди Тимофей Азаров. – Минем оныклар кайсы милләттән булырга тиеш? Мин меңнәрчә кешелек хәрби бүлекләргә җитәкчелек иттем. Анда бернинди милләтара тарткалашлар юк иде. Әлбәттә, тормышта проблемнарсыз гына булмый. Әмма аларны йомып калдырырга түгел, ә хәл итәргә кирәк”.

Үзенең Салават Юлаев ордены белән бүләкләнүенә карата да кискен фикерен әйтә Руслар соборы рәисе. “Әйе ул орден белән бүләкләнүем хакында фәрман чыкты. Әмма генерал Азаров аны алмады, – ди ул. – Мин хәрби офицер буларак рус офицерларын асып йөргән кешенең сурәте төшкән бүләкне түшемә кадап йөри алмыйм”, ди Тимофей Азаров.

Башкортстан Руслары соборы рәисе вазифаларын элекке елларда Владимир Самородов башкарган иде. Ул республика хакимиятләре белән бик дустанә яшәде һәм аларның сүзеннән чыкмады. Ә Тимофей Азаров күңелендәгесен хәрбиләрчә турыга бәреп әйтә. Хакимиятләргә ошармы икән аның шулай “тәртәгә тибүе”?
XS
SM
MD
LG