Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньядагы иң зур басма Коръән Гиннес рекордлар китабына кертелгән


Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасларны торгызу фонды Гиннес рекордлар китабы комиссиясеннән “Гиннес дөнья рекордлары сертификатын” алды. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сертификатта әйтелгәнчә, дөньяда иң зур басма Коръән - Казанда. Изге китапның зурлыгы – метр ярымга ике метр, авырлыгы – 800 килограмм.

Хәзерге вакытта ул Казанның Кол Шәриф мәчетендә саклана.
XS
SM
MD
LG