Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:51

Зиннур Әһлиуллин: "Такырбашларны хөкем итү – сайлау алды уены гына"


"282 маддә буенча милли хәрәкәт кешеләрен җәзага тарту бара", ди Зиннур Әһлиуллин

"282 маддә буенча милли хәрәкәт кешеләрен җәзага тарту бара", ди Зиннур Әһлиуллин

Милләтара ызгыш тудыруда гаепләнүче Зиннур Әһлиуллин шушы атнада янә хокук органнарына чакырылды. Бу юлы "Азатлык" сәхифәсендә дөнья күргән язмага бәйле башка бер эш кысаларында, шаһит сыйфатында.


Узган елның 30 апрелендә Чаллыда урыс хәрәкәте урам җыены уздырды. Анда мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен киметү турында да сүз барды. Әлеге урам җыенында вазгыять турында үз фикерләрен белдергән татар милли хәрәкәте вәкилләре хокук бозуда гаепләнде, алардан акча түләтү турында мәхкәмә карары да булды.

Зиннур Әһлиуллинга моңа өстәп, 282 маддә буенча милләтара ызгыш тудыруда җинаять эше дә ачылды. Бу эшне тикшерү төгәлләнде, бүген-иртәгә ул мәхкәмәгә бирелергә тора. Хөкем итү процессы әле башланмаган, Әһлиуллинны хәзер яңа бер эшкә җәлеп иттеләр.

Шушы атнада ул хокук органнарына чакырылды. Чакырылу сәбәбе – 2010 елның 2 октябрендә “Азатлык” радиосында яңгыраган “Чаллыда такырбашлар активлаша” дигән язма. Зиннур әфәнде шушы язмада такырбашлар кылган гамәлләргә үз фикерен белдергән иде. ФСБ вәкилләре әйтүенчә, Чаллыда такырбашлар тотылган, аларны җинаятькә тарту өчен “Азатлык”та дөнья күргән язма, анда фикер әйтүчеләр мөһим шаһит булып тора икән.

Чаллы диварларындагы язма

Чаллы диварларындагы язма

Зиннур Әһлиуллинның мондый шаһитлыкка мөнәсәбәт мондый: “282 маддә буенча милли хәрәкәт кешеләрен җәзага тарту бара. Монда хакимият “Сезне генә түгел, урыс фашистларын да хөкемгә тартабыз”, дип күрсәтмәкче була. Ике ел буена кузгатылмаган эш, безгә хөкем чыгарылыр алдыннан гына күтәрелде. Сайлау алды бит. “Убей жидов”, “Не покупай у чурок”, “Россия для русских” дигән язулар диварларда ике ай буе торды. Мин тикшерүчегә дә әйттем. Әгәр “Убей русских, не покупай у русских яки “Татарстан для татар” дигән язулар булса, ул чагында барлык гаеплене ике сәгать эчендә табарлар иде.

Сайлау алдыннан хәрбиләргә хезмәт хакын өч тапкыр арттырдылар. Чөнки Путин хәрбиләрне терәк итәргә тырыша. ФСБ кешеләренә күпме түләүләре – дәүләт середер, мөгаен. Мондый акчалар алучылар, әлбәттә, эш күрсәтергә тели, булмаган эшләрне дә күрсәтергә тырышалар шикелле. Халык ач торганда, без пенсионерлар 5-7 мең пенсия алганда, бу куркыныч нәрсә. Хәзер прокуратура, МВД-ФСБ астында, ягъни Путин астында. Шуны аңлаган халык урамнарга чыга. Шулай барса, җәмгыять бетәргә мөмкин. Ул органнар ярдәме белән Путин хакимияткә килде бит.

“Азатлык” та чыккан язма буенча шаһит итеп чакыруларда әллә ни юк. Аларга бит безнең арттан гына күзәтеп йөрергә күрсәтмә бирелгәндер. Урыс такырбашларына игътибар итәргә кушылмагандыр. “Азатлык” язмасын документ итеп кулланып, аларны хөкемгә тартмакчы булалар. Безне дә, такырбашларны да хөкем итеп, ике якны да бер яссылыкка куймакчы булалар. Милли хәрәкәт белән такырбашларны бәрештерү максаты юктыр. Милли хәрәкәт алардан күпкә көчле”, ди Зиннур Әһлиуллин.

Зиннур әфәнде сүзләренчә, соңгы көннәрдә мәхкәмә эшләрен ашыктыра башлаганнар. Аңа телефоннан шалтыратып, мәхкәмәгә чакыру кәгазе килеп алырга тәкъдим иткәннәр. Ул аларга, “мин пенсионер, үзегез китерегез”, дип җавап биргән.

Алда әйтеп кителгән “такырбашлар” эше буенча Тәлгать Әхмәдишин, шулай ук язманы әзерләгән “Азатлык” хәбәрчесе дә бу атнада хокук органнарына шаһит буларак чакырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG