Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

Латвиядә урыс теле икенче дәүләт теле булмаячак


Латвиядә узган референдумда, соңгы мәгълүматларга караганда, 80%ка якын халык урыс теленең икенче дәүләт теле булуына каршы чыккан. Бу хакта Латвия үзәк сайлау комиссиясенең әлегә әзер булган мәгълүматлары күрсәтә.

Республикада ике миллионнан артык халык яши. Аларның күпчелеге урыслар һәм элекке СССР илләреннән чыгучы халык.

Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен халыкның яртысыннан артыгының аны яклавы кирәк.

XS
SM
MD
LG