Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:04

Украинада 8 кеше хөкем карарын көтеп 15 ел инде вакытлыча тоткарлау урынында утыра


Бүген Украина президенты хакимиятенең мәхкәмә мәсьәләләре баш идарәсе җитәкчесе Андрей Портнов 15 кешенең хөкем карарыннан башка гына сигез елдан артык тикшерү изоляторларында утыруын белдерде. Аларның исемнәре әйтелми.

Портнов сүзләренчә, бу әле “соңгы көннәрдә” генә билгеле булган һәм җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр чыгарыла.

Украина кануннарына күрә, мәхкәмәгә кадәр тикшерү барышында сак астында тотылу ике айдан да артмаска тиеш, әгәр озайтылган очракта иң күп дигәндә ул ел ярым булырга мөмкин, диде Портнов Украина мәхкәмәләре утырышында чыгыш ясап. Аның сүзләрен “Интерфакс” китерә.

XS
SM
MD
LG