Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда канунсыз акча таләп итүче 60 хастаханә ачыкланды


Казан хокук яклау үзәге уздырган “Бушлай медицина күпме тора?” дигән чара кысаларында 185 кеше Татарстан медицина оешмаларында түләүле хезмәттән зарланган. Алар фикеренчә, бу кануни түгел.

“Комсомольская правда” язуынча, хокук яклау үзәгенә Казан, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән, Буа, Алабуга һәм төрле районнардан шалтыратканнар. Барлыгы “кара исемлеккә” 60 оешма эләккән.

Хокук яклаучылар бу мәгълүматларны 22 февральдә Казан Кирмәнендәге очрашу барышында президент идарәсе каршындагы коррупциягә каршы комитетка тапшырачак.
XS
SM
MD
LG