Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:28

“Азатлык” яшьләре татар телен яклап Казанда пикет уздырды


"Азатлык" татар яшьләре берлеге Тукай һәйкәле янында пикет уздыра, Казан, 19 февраль 2012

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Тукай һәйкәле янында пикет уздыра, Казан, 19 февраль 2012

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 21 февраль Халыкара Ана теле көне алдыннан якшәмбедә Казанның Тукай һәйкәле янында пикет уздырды. Алар Русиядә милләтләрне бетерү сәясәте алып барыла дип саный.

Халыкара Ана теле көне уңаеннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге берничә чара уздыруны күздә тота. Аның беренчесе бүген узган пикет булган. Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, пикетта 15ләп кеше катнашкан.

"Барысы да яшьләр иде. Татар иҗтимагый үзәге һәм башка милли оешмалардан кешеләр катнашмады. Без татар мәктәпләрен ябуны туктату, Русиядә татар теленә дәүләт статусын бирү, Русиядә татар телендә тулы рәвештә эшләүче ун федераль телевизион канал булдыру, Милли университет ачу, татар телендә югары белем алу мөмкинлеген булдыру таләпләрен куйдык", ди Нәбиуллин.

Ул шулай ук бу пикетта татар теленә, милләт проблемнарына битараф булмасыннар өчен татарларга мөрәҗәгать итүен әйтте.

"Милләтне, телне өйдә генә чәй эчеп саклап калып булмый, мәйданнарга чыгарга кирәк" дигән шигар бар иде. Шулай ук бераз "арттырып" җибәрелгән плакат та булды: "Испания татарны үзеңә ал, безнең телебезне саклыйсы һәм кешечә яшисе килә" һәм икенчесе: "Белдерү: Русиянең колониаль игосын британ, испан яки американ басымына алыштырырга әзербез" дип аталды", ди Нәбиуллин.

Пикетны оештыручылар фикеренчә, бүген Русиядә турыдан-туры милләтләрне бетерү сәясәте алып барыла һәм яшьләр бүгенге пикет белән шуңа каршы чыккан.

Пикеттан соң "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре сынчы Бакый Урманче һәйкәле янына барып, аның тууына 115 ел тулу уңаеннан дога укыган һәм чәчәкләр куйган.

Нәбиуллин әйтүенчә, 21 февраль көнне алар Төркия консуллыгы каршында Русиядәге төрки халыкларны яклау пикетын уздырачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG