Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

“Гадел сайлаулар өчен” машина йөреше Казанда да узды


Русиянең 30дан артык шәһәрендә бүген “Гадел сайлаулар өчен” протест кампаниясе кысаларында машина йөрешләре узды.

Мәскәүдә “Ак урамнар” чарасында оппозиция вәкилләре Илья Яшин, Борис Немцов, Сергей Митрохин катнашкан. Кайбер үзәк урамнарда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре юлларны ябу сәбәпле, хәрәкәт авырлашкан.

Петербурда да хокук саклаучылар бу чарага аяк чалырга тырышкан. Берләштерелгән гражданнар фронты башкарма җитәкчесе Ольга Курносова “Интерфакс”ка белдерүенчә, полиция машиналарны туктатып йөртүчеләрнең документларын тикшергән, әмма беркемне дә тоткарламаган.

Ульянда исә өч кеше тоткарланган.

Томскида бу чарада - 80, Красноярскида - 50ләп машина булса, Казанда ике дистәдән артык машина катнашкан. Алар Үзәк стадион яныннан кузгалып китеп Ямашев урамы аша Җиңү проспектына һәм Танк боҗрасы аркылы Болакка кайтып, йөрешне Үзәк стадион янында туктаткан.

XS
SM
MD
LG