Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция 130 миллион евролык кредит алу шартларын үтәгән


Франция финанс министры Франсуа Баруэн сүзләренә караганда,
Греция 130 миллион евролык кредит алу өчен барлык шартларны үтәгән.

Бүген Брюссельдә еврозонага кергән илләрнең финанс министрлары Греция мәсьәләсендә соңгы карарны әйтәчәк. Франция министры кредитны бирүне яклавын белдерде.

Әлеге акчаны алыр өчен Греция хөкүмәте бюджетны тагын да кыскартырга карар кабул итте. Хөкүмәтнең бу карарына ризасызлык белдерүчеләр урам җыеннары оештырды.

Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондының бу ярдәме Греция икътисадын һәм евро акчасын бөлгенлеккә төшүдән саклап калырга тиеш дип санала.
XS
SM
MD
LG