Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (67)


Садри Максуди (алгы планда) көн тәртибендә беренче мәсьәлә дип Тупраклы мохтарият комиссиясе тәкъдим итәчәк канун өлгесе буенча фикер алышуны игълан итә.
Садри Максуди (алгы планда) көн тәртибендә беренче мәсьәлә дип Тупраклы мохтарият комиссиясе тәкъдим итәчәк канун өлгесе буенча фикер алышуны игълан итә.

Тупраклы мохтарият мәсьәләсе (I)

Территориаль автономия темасы Милләт Мәҗлесенең көн тәртибендә торган иң мөһим мәсьәләләрдән берсе була. “Төркчеләр” фракциясе тупраклы мохтариятнең өметле киләчәгенә кырын караса да, “тупракчылар” фракциясенең активлыгы һәм гомумән Русиядәге байтак кына сәяси һәм милли төркемнәрнең Русияне нәкъ менә федератив дәүләт дип күрергә теләүләре әлеге теманы игътибар үзәгенә бастыра. Хәер, парламентның 29 ноябрьдәге утырышында бу хакта рәсми карар да кабул ителә.

Тупраклы мохтарият комиссиясе мәсьәләгә кагылышлы беренче докладны әзерләп, 1918 елның 2 гыйнварында (иске стиль белән 1917 елның 20 декабре) гомуми утырышка тәкъдим итә.

Ул көнне Мәҗлес залы кеше белән шыгрым тула. Күзәтүчеләр махсус билетлар белән генә залга кертелә. Гадәттә утырышларга бер-ике сәгатькә соңга калып килүче депутатлар бу юлы һәммәсе дә вакытында килеп җитеп, утырыш нәкъ сәгать 9да ачыла. Рәис Садри Максуди көн тәртибендә беренче мәсьәлә дип Тупраклы мохтарият комиссиясе тәкъдим итәчәк канун өлгесе буенча фикер алышуны игълан итә. Мәсьәләнең әһәмиятен исәпкә алып, ул кечкенә, әмма бик җитди кереш сүз әйтә:

“Мәсьәлә гаять мөһим. Ул Милләт Мәҗлесе абруена лаеклы рәвештә һәм салкын канлылык белән тикшерелсен. Без үзебезнең милләт буларак ничек яшәячәгебезне билгеләдек. Шуңа кагылышлы кануннар чыгардык. Кануне әсасине (конституцияне) дә әзерлибез. Әгәр аерым дәүләткә ия булачакбыз икән, үзебезнең парламентыбыз да булырга тиеш. Бу дәүләтнең чикләре эчендә яшәгән бөтен кавемнәрнең хокуклары бертигез булсын. Бәлки фикер алышканда аңлашылмаучанлыклар да булыр. Шуны исегездә тотыгыз! Һәркемнең, һәр төркемнең үзенә күрә фикере булыр, ул аны әйтер, тик өмет итәм ки, каршы фикерләргә дошмани мөнәсәбәт күрсәтмәсләр.”

Бу сүзләр белән Садри Максуди бәхәсләшүләр конфликтка әйләнмәсен, Мәҗлестә килешеп эшләү халәте саклансын дигән теләген белдерә. Сүз чираты Галимҗан Шәрәфтә. Ул түбәндәге эчтәлекле чыгыш ясый:

“Үткән көннәре шанлы (данлы), алдагы көннәре парлак татарларның (төрк-татарларның) мөхтәрәм вәкилләре!

Бөек дәүләт эшлеклесе Блунчлу (?) “дөньяда никадәр милләт булса, шуның кадәр дәүләт булырга тиеш” дип әйткән. Аның теләгенә кайсыгыз кушылмый? Дөньяның башка милләтләре белән кулга-кул тотынышып яшәргә кайсыгыз теләми? Милядтан элек V гасырда Аурупаны басып алган һун төркләре, VI йөздә Азияне басып алган түкью төркләре, XII гасырда бөек яулап алучы Чыңгыз һәм аның балалары дәүләт корганнары өчен түгел, шулай ук бабаларыбыз Болгар ханлыгын яки Казан ханлыгын төзегәннәре өчен түгел, бәлки киләчәктә безнең дә яшәргә хакыбыз булганы өчен, үзебезгә аерым дәүләт төзү фикерен алга сөрәбез. Ата-бабаларыбыздан калган тарихи әсәрләр һәм исемнәр исебезгә төшкәндә кайсыбыз гына “кайчан без мөстәкыйль ил төзү уңышына ирешербез соң?" дип уйламый икән?

Моңарчы ясаган һәр адымыбызны бу теләгебезгә якынлашу өчен ясый идек. Бөтен эш-гамәлләребезне бик үк шәп булмаган Мәхкәмәи Шәргыя тирәсендә башкарырга тырышу да шул максатыбыз өчен иде. Русиядә инкыйлаб булганнан соң һәр милләт үз теләкләрен ачыктан-ачык белдерү мөмкинлеген алды һәм нәтиҗәдә без милли-мәдәни мохтариятне игълан иттек. Бу безнең мөстәкыйль яшәү теләгебезне чагылдыручы беренче адым иде. 29 ноябрьдәге тарихи карарыбыз бу максат өчен икенче адым булды. Ләкин милли мохтарият белән канәгатьләнмичә, халкыбызның язмышын үз кулыбызга алдык. Кавказлар, төркестаннар беренче җыелышларында ук үз оешмаларын төзеделәр.

Без моны эшли алмадык. Чөнки безнең вәзгыятебез аларныкы кебек җайлы түгел иде. Екатерина (Екатерина II) тарафыннан билгеләнгән губерна чикләрен (картадан) алгач, халкыбызның шактый ук тыгыз, бер-берсенә якын яшәве мәгълүм. Моны күргәч, үзебезгә аерым бер дәүләтне төзү өчен карар бирдек.”

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG