Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:00


Тупраклы мохтарият мәсьәләсе (II)


Галимҗан Шәрәф үзе әзерләгән проектының төп өлешен аңлата башлый. Ул чик сызыгы ягыннан бер-берсеннән аерылып торган ике дәүләт проекты әзерләгән була:

I Идел-Урал дәүләте проекты

Бу дәүләткә түбәндәге төбәкләр керергә тиеш була:

1. Казан губернасы тулысынча;
2. Уфа губернасы тулысынча;

3. Оренбур губернасының көнчыгыш өлеше:
а) Оренбур шәһәре;
б) Оренбур өязенең (идари берлек) көнчыгыш өлеше;
в) Орски;
г) Верхний Урал өязенең Урал елгасыннан көнбатыштагы өлеше;
е) Чиләбе өязләренең көнбатыш өлешендәге берничә волосте;

4. Пермь губернасы:
а) Шадрин-Красноуфим өязенең көньяк өлеше;
б) Уса өязенең көньяк өлеше;

5. Вятка губернасы:
а) Сарапул;
б) Алабуга өязенең Минзәләгә якын өлеше;
в) Малмыж өязенең Вятка елгасыннан көньяктагы өлеше;
г) Уржум һәм
д) Яранск өязләренең Казан губернасы белән чиктәш көньяк өлешләре;

6. Сембер губернасы:
а) Буа өязе тулысынча;
б) Сембер өязенең Буа өязе белән чиктәш төньяк-көнбатыш өлеше;
в) Карсун өязенең Сура елгасыннан көнчыгыштагы өлеше;

7. Самар губернасы:
а) Бөгелмә өязе бөтенләе белән диярлек;
б) Самар һәм
в) Ставрополь өязләренең төньяк өлешләре;
г) Богырыслан;
д) Бозаулык өязенең көнчыгыш өлеше.

Бу проект буенча Русиядәге бөтен татарлар (башкорт, мишәр, типтәр, казан татары, касыйм татары, әстерхан татары, нугай һәм себер татарлары) ягъни, гомумән алганда, Милли-мәдәни мохтарият даирәсенә кергән Уфа, Казан, Сембер, Вятка, Самар, Оренбур, Пермьдәге бөтен мөселманнарның 85-90 проценты бу дәүләтнең чикләре эченә керә. Алар 51,02 процентны тәшкил итә. Бөекруслар исә 38,84% була.

II Идел-Урал дәүләте проекты

Галимҗан Шәрәф әзерләгән икенче проектта Уфа, Оренбур, Пермь һәм Самара губерналарында билгеләнгән төбәкләр беренче проекттагыдан аерылмый, әмма түбәндәге губерналар буенча үзгәрешләр кертелә:

1. Казан губернасы:
а) Казан шәһәре;
б) Казан өязе;
в) Мамадыш өязе;
г) Лаеш өязе;
д) Ыспас (Спас) өязе;
е) Чистай өязе;
ж) Зөя өязе;
з) Тәтеш өязе (чуашлар яшәгән көньяк-көнбатыш төбәгеннән тыш);
и) Чуел (Цивильск) өязе;
к) Чабаксар өязе;
л) Чар (Царево-Кокшайск өязенең көнчыгыш төбәгендәге татарлар яшәгән өлеше);

2. Вятка губернасы:
а) Алабуга өязе;
б) Сарапул өязе (I прокттагы кебек)
в) Малмыж өязенең Вятка елгасыннан көньякка калган өлеше;

3. Сембер губернасы:
а) Буа өязенең көнбатыш яртысы;
б) Сембер өязенең бу өлешкә күрше булган кечкенә өлеше.

Бу проектта исә татарлар 43,82%, руслар 35,83%-ны тәшкил итә. Өченче зур халык буларак 11,85% белән чуашлар ала.

Галимҗан Шәрәф проектларга аңлатма биргәндә рәсми дәүләт статистика мәгълүматларын кулланганын, тик 1917 елдан соңгы халык артуны исәпкә алуын, моннан тыш, Оренбур һәм Пермь губерналары кебек башкортлар тарафыннан идарә ителгән төбәкләр өчен Башкорт Мәркәзи Бюросыннан алган саннарны кулланганын әйтә. Ул шулай ук шәхсән беренче проектына өстенлек бирүен белдерә.

Галимҗан Шәрәфнең ике проект хакындагы фикерләрен түбәндәге тезисларда бирү мөмкин күрелә:

1. Икенче проект Милләт Мәҗлесе тарафыннан кабул ителсә, Казан шәһәренең һәр губернада яңа дәүләткә керү буенча референдум үткәрелү нәтиҗәсендә дәүләтнең чикләре тышында калуы ихтималы бар. Сәбәбе – Казанда татарлар барлык халыкның 20 процентын гына тәшкил итә. Моннан тыш, ул рус авыллары белән әйләндереп алынган. Ләкин Казанның дәүләт чикләре эчендә булмавы тарихи, милли, икътисади һәм идари җәһәтләрдән зарарлы булыр. Казанда мөселманнар өчен бик зур әһәмияткә ия 6-7 югары уку йорты бар. Шуңа күрә булачак дәүләтнең чикләрен русларга аңа каршы чыгарга форсат бирмәстән сызу бик файдалы булыр.

2. Икенче проект буенча Казан губернасы дәүләткә кергән тәкъдирдә дә губернадагы татарларның нисбәте 45-46 проценттан (болар эчендә 2 проценттан артык булган керәшеннәрнең кемгә тавыш бирәчәге билгесез) артмаячак. Казан губернасында яшәүче руслар исә андагы бөтен халыкның 47 процентын тәшкил итә. Моңа башка кавемнәрне дә өстәсәк, бу сан 52-53 процентка кадәр җитә. Бу кавемнәрнең референдумда дәүләтебезгә каршы тавыш бирүләре ихтималы бик зур. Нәтиҗәдә Казан губернасына күрше булган һәм шактый күп татар яшәгән Сембер һәм Вятка губерналарының проектта билгеләнгән өлешләре, арада уртак чик калмаячагы сәбәпле, дәүләтебезгә кушылмаячаклар. Әмма Милләт Мәҗлесе беренче проектны кабул итсә, Казан шәһәре дә Казан губернасындагы бер миллионга якын татар да дәүләткә кушыла алачаклар.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG