Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея Сары диңгездә хәрби күнегүләр башлады


Көньяк Корея Сары диңгездә Төньяк Корея белән чик буена якын суларда хәрби күнегүләр башлады. Кичә Пһеньян моңа җавап итеп Сеулга каршы чаралар күрү белән янады.

Көньяк Корея хакимиятләре хәрби күнегүләр чираттагы план нәтиҗәсендә оештырыла, дип белдерде.

2010 елның ноябрендә мондый күнегүләр вакытында Төньяк Корея көньякның Йонпхендо утравын утка тоткан иде. Атышларда диңгез пехотасында хезмәт итүче ике хәрби һәм ике тыныч кеше һәлак булып, дистәләрчә кеше яраланган иде.
XS
SM
MD
LG