Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26

Узган шимбә Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге пленумында 4 март сайлавында катнашыргамы, кемгә тавыш бирергә, киләчәктә ни рәвешле хәрәкәт итәргә дигән сораулар тикшерелде.


Пленум эшендә 62 делегат катнашты. Казаннан тыш, Чаллы, Азнакай, Чистай, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Бәләбәй һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр иде. ТИҮ эшчәнлегендә “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары да катнашты.

"Татар конгрессына карата ризасызлык арта"

Дамир Исхаков, бүгенге вазгыятьне сурәтләгәндә Татарстанның чит төбәкләр белән эшләве тиешле дәрәҗәдә түгел, диде.

“Казанга, Бөтендөнья татар конгрессына карата ризасызлык арта бара, чөнки реаль эшләр юк. Тобольскидагы югары уку йортында татар теле кафедрасы ябылырга тора, шушы ук процесс Башкортстанда да күзәтелә. Монда Татарстанның да гаебе бар. Казанда яһүд мәктәбе эшли, Русиядә ике зур яһүд университеты бар, аларга барысына да Израил ярдәм итә. Ә төбәкләрдәге татар мәктәпләренә Татарстаннан хәтта китаплар да барып җитми.

Милли сәясәтнең нигезләре юк, билгеләнмәгән. Сәясәтне үзгәртү буенча хәрәкәт активрак барырга тиеш, хөкүмәткә басым ясау механизмы булдыру мөһим”, диде үз чыгышында Дамир Исхаков.

"Русиядә татарларны берләштергән фирка кирәк"

Марат Лотфуллин, Русиядә вазгыять үзгәрмичә, татарның хәле яхшырмый, дип әйтте.

“Без элеккечә хәрәкәт итә алмыйбыз, дәүләт органнарына тәэсир итү көче минималь. Милли оешмаларга тактиканы үзгәртергә кирәк. Русиядә вәзгыять алмашмый икән, Татарстанда хәлләр начарая барачак. Конституция буенча Русия федератив дәүләт булса да, де-факто эчке төзелеш язылганнан нык аерыла.

Татарлар сәясәттә үз сүзен әйтергә тиеш, безгә кичекмәстән гомумрусия фиркасен төзергә кирәк. Бу юнәлештә башка милли республикалар белән уртак эш алып бару мөһим.

Германия, Чехия бәйсезлек алгач, барлык куркынычсызлык хезмәте генералларын хөкем иттеләр, хакимият эшенә кертмәделәр. Безгә бу хәлләр кайчан килеп җитәр, әйтеп булмый, ләкин тормыш үзгәрә һәм без аңа әзер булырга тиеш”, диде Марат Лотфуллин.

"Без парламентка үтеп керергә тиеш"

Фәүзия Бәйрәмова да Марат Лотфуллин сүзләрен хуплап, татар милли хәрәкәт бер генә халыкара оешмада үзенең вәкилчелеген булдыра алмады, дип ачынып сөйләде.
Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

“БМО каршында оешманы теркәтергә кирәк иде. Милли мәҗлесне, сөргендәге хакимиятнең халыкара оешмада вәкиллеген теркәргә мөмкин. Уйгурларныкы бар. Нью-Йоркта уйгурларның сөргендәге хакимиятен Рабига Кадыйр җитәкли. Уйгурларның милли хокуклар кысыла башлау белән алар бөтен дөнья җәмәгатьчелеген күтәрә. Ә без алардан кайсы ягыбыз белән ким? Бу эшне башкарыр өчен Вил Мирзаяновны сорадык, риза булмады, “кактуслар яратучы оешмалар белән беррәттән теркәлеп, татарлар үз дәрәҗәсен төшерә” дип әйтте.

Без үзебезнең сүзне әйтер өчен парламентка үтеп керергә тиеш. Бары тик Татарстанда гына төбәк фиркаләре сайлауларда катнаша алмый дигән канун бар. Бу Русия Конституциясенә каршы килә, әгәр мәхкәмәгә бирсәк үзебезнекеләрне, без җиңеп чыгачакбыз. Карагыз сез, “Красноярски халкы” дигән фирка төзелде, теркәттеләр, сайлауларда катнашып, парламентларына кереп тә утырдылар. Без ник эшләмибез моны? Милли фирка булмасын, “Ватан” бар, аны үстерик, үз сүзебезне әйтергә тиешбез!

"Дәүләт юк, ләкин үз җирләребезне билгеләргә кирәк"

Икенчесе. Омскида алман административ районы бар. Русия кануннары аны шул рәвешле теркәргә рөхсәт итә, бюджеттан акча бирелә. Нәтиҗәдә алар милли район булып яши. Без ник эшләмибез шуны? Тубылны, Барданы милли район итеп терки алабыз, Свердлаудагы 20шәр авылны берләштереп район төзи алабыз. Башкортстан өчен бу котылу юлы. Дәүләтебез әлегә юк, районлап булса да үз җирләребезне билгеләргә кирәк. Шул рәвешле Идел-Урал, Себер татарларын вакытлыча яшәтергә мөмкинлек була”, дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.
Путин калса 5 ел эчендә Татарстан яшәүдән туктаячак

Пленум утырышында киләсе сайлаулар турында сүз күп булды. Фәүзия Бәйрәмова, Путин калса, 5 ел эчендә Татарстан республика буларак яшәүдән туктаячак, милләтнең сакланып калуы да зур сорау астында кала, дип әйтте. “Вакытында Ельцинны сайлаттырмас өчен ачлык игълан иттек, ләкин туктаттык. Кайда Туфаннар, Рәзилләр? Нишләп каршы әйтми, аңлатмый халыкка?” диде ул.

"Прохоровка тавыш бирергә кирәк"

Фәндәс Сафиуллин үз чыгышында киләсе сайлауларда Путинның процентларын киметеп, Михаил Прохоровка тавыш бирергә өндәде.
Фәндәс Сәфиуллин

Фәндәс Сәфиуллин

“Демократик үзгәрешләр булачак, ләкин без Путинга күп тавыш биреп, Татарстанга, татарларга тискәре карашны арттырабыз. Русиягә икътисади яктан нык бәйләнгәнбез, тәртипле булсак, акчаны тамызалар. Безнең җитәкчеләр, ичмасам, “туганнар, хәлебез шундый, 99 процент тавышны җыйыйк” дип аңлаткан хәлдә икенчерәк булыр идек, ә болай без Русия халкы алдында үзебезне Төньяк Корея хәленә куйдык.

Русия президенты сайлауларында катнашкан кандидатлар арасында милләтләргә карата дошман булганнар шактый. Жириновский, Путин, Миронов та шул. Татарлар арасында КПРФ өчен тавыш бирүчеләр дә бар, ләкин Геннадий Зюганов та урыс милләтчесе, аның “Святая Русь и кощеево царство” дигән китабында бу ярылып ята. Туганнар, аны сайлап ялгышмагыз.

Мин Михаил Прохоровка тавыш бирергә чакырам, чөнки башкалар белән чагыштырганда ул милләтләргә, республикаларга әле гөнаһ кылып өлгермәгән бердәнбер кеше. Ул үтсен, мин аның тарафдары дип әйтмим. Путин җиңәчәк, ләкин сүз аның процентын киметү турында бара.

Путин белән беррәттән Шәймиевне дә камчыладылар

Зәки Зәйнуллин

Зәки Зәйнуллин

Киләсе сайлауларда Владимир Путинның яклаучысы булып Миңтимер Шәймиев баруы пленумда “Оят! Хурлык!” дип бәяләнде. Путин кулыннан Шәймиевнең Столыпин орденын алуы татар милләтен мыскыл итү дип кабул ителде. Зәки Зәйнуллин: “Шәймиев татарларны алдады. Бүген ул татарларны суйган Явыз Иванның форпосты – Зөя каласын торгызу белән безнең биткә төкерде”, дип чыгыш ясады.

Пленум вакытында ТИҮ эшчәнлеген арттыру, активлаштыру турында сүз күп барды. Мәсәлән, татарлар арасында фамилияләрдәге “ов/ова-ев/ева” кушымчаларыннан арыну акциясен җәелдерергә кирәклеге әйтелде. Исем-фамилияләрне татарчалаштыруны Русия, Татарстан кануннары тыймый. [Бу турыда шулай ук "Комментар" бүлегендә укый аласыз.]

“Мәгариф” ассоциациясенең җитәкчесе Гөлфәния Җәләлова вакытында үз фикеребезне белгертмибез дип борчылуын белдерде.

"Русия армиясе татар егетләре исәбенә тутырыла"

“Татар авылларын да татар иҗтимагый үзәге якламады. Читтәге татар мишәр авылларының чәчәк атуына, нык аяк басып торуына аптырыйсы юк, анда Шәймиев кебек Татарстан авылларын имеп ятучы инвесторларны керттермәделәр. Бүгенге авылларның бетеп баруында безнең җитәкчелек гаепле, алар халыктан җирне тартып алдылар, алар халыкны ярык тагарак каршында калдырды.
Гөлфания Җәлилова

Гөлфания Җәлилова

Ни өчен Русия армиясен солдатлар белән тутыру планы Татарстан исәбенә эшләнә? Иң күп “наряд” безгә килә бит! Армиядә татар егетләрен мыскыл итеп, үтерүләре турында хәбәрләр еш ишетелә. Ник без дәшмибез? Чиләбе өлкәсе мәрхүм Айдархановның фаҗигасеннән соң, җинаятьчеләр хөкем ителмичә, егетләребезне армиягә җибәрмибез диде, ә без һаман татар балаларын армиягә җибәрәбез. Планны 100 %ка үтибез дип мактанабыз”, дип ачынып сөйләде Гөлфәния ханым.

Пленум азагында резолюция кабул ителде. Документта Русиянең федератив төзелешен сакланып калырга тиешлеге, һәрбер төбәк үзенең мәгариф системасын булдырып, үз телендә белем бирү хокукын саклап калу, БДИны бетерү, Татарстанның югары уку йортларында татар телендә имтиханнар бирү мөмкинлеген торгызу, татар мәктәпләрен ачу кебек таләпләр куелган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG