Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Стратегия-31” чарасында кулга алынган Сергей Мохнаткин колониядә кыйналган


Мәскәүдә 2009 елда узган “Стратегия-31” чарасында катнашып эчке эшләр хезмәткәренә каршылык күрсәтүдә гаепләнеп ике ел ярымга хөкем ителгән Сергей Мохнаткин колониядә кыйналган. Бу хакта мәгълүмат чараларына аның адвокаты Валерий Шухардин хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, колония җитәкчелеге Мохнаткинга даими басым ясап тора.

Сергей Мохнаткин 2009 елның 31 декабрендә Триумф мәйданында кулга алынган. Аны машинага утыргач эчке эшләр хезмәткәренең битенә сугуда гаепләделәр. Мохнаткин үз гаебен танымады һәм үзенең хатын-кызны кыйнаган полиция хезмәткәренә каршы чыгуы өчен кулга алынганын белдерде.

Мохнаткин Тверь өлкәсенең Торжок шәһәре колониясендә утыра.
XS
SM
MD
LG