Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда милләтара нәфрәт тудыруда гаепләнгән режиссер Германиядә Гете бүләгенә лаек дип табылды


Бүген Алматада Казакъстанның Гете исемендәге институтында узган матбугат очрашуда аның җитәкчесе Барбара Фрэнкель-Тонет, режиссер Болат Атабаев Гете бүләгенә лаек дип табылды, дип игълан итте.

Әлеге бүләк аңа Германиянең Веймар шәһәрендә 2012 елның 28 августында тапшырылачак. Атабаев – бу бүләккә лаек дип табылган Казакъстаннан беренче кеше.

Болат Атабаев 1980 елда Тимертауда Алман театрына нигез салучыларның берсе. 1990 елда ул Алматага күченеп килгән. Атабаев 2011 елның декабрендә Жанаозендә булган бәрелешләрне тикшерү комиссиясе әгъзасе булганда милләтара нәфрәт тудыруда гаепләнеп хәзер аның бу эшчәнлеге тикшерелә.
XS
SM
MD
LG