Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО атом күзәтүчеләре Иранга килде


Тәһранга ике көнлек сәфәргә БМО атом идарәсе күзәтүчеләре килде. Аларның Иранның атом корылмаларын барып күрәчәге әлегә билгеле түгел. Бу сәфәрнең Иран рәсмиләре белән очрашу белән генә чикләнәчәге фаразлана.

Халыкара атом ягулыгы идарәсе күзәтүчеләре Иранга бер ай эчендә инде икенче тапкыр бара.

Иран дәүләт телевидениесе хәбәр итүенчә, белгечләр Парчин хәрби комплексын барып күрергә тели. Анда Иранның яшерен рәвештә атом коралы ясавы фаразлана, әмма рәсмиләр моны кире кага.

Европа Берлегенең Ираннан нефть алуны чикләвенә җавап итеп, Тәһран якшәмбе көнне Британия һәм Франция ширкәтләренә нефть сатуны туктатуы турында белдерде. Иранның бу белдерүеннән соң дүшәмбе көнне нефть бәяләре соңгы тугыз айдагы иң югары дәрәҗәгә менде.
XS
SM
MD
LG