Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа министрлары Грециягә финанс ярдәм турында килеште


Дүшәмбе кич еврозона илләре финанс министрлары Греция икътисадын бөлгенлектән саклап калыр өчен халыкара финанс ярдәм бүлеп бирү турында килеште.

Грециягә ярдәмнең икенче программасын кабул итү сөйләшүләре озакка сузылды. Еврозона тарихында бу авыр хәлдә калган илгә бирелгән иң зур күләмдәге ярдәм һәм иң кырыс шартлар булды. Греция хөкүмәтенә куелган кыскарту шартларына җәмгыять ризасызлык белдерде.

2014 елга кадәр Грециягә Европа дәүләтләре резервларыннан 130 миллиард евро алачак. Моннан тыш Греция хосусый кредитларның 53.5% (100 миллиард евро) кире түләргә тиеш булмаячак.
XS
SM
MD
LG