Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:32

Франкфурт һава аланы эш ташлап хезмәт хакларын арттыруны таләп итә


Европада очышлар саны белән өченче иң зур һава аланы булган Франкфуртта бүген хезмәткәрләр эш ташлап хезмәт хакларын һәм социаль түләүләрне арттыруны, эш сәгатьләрен үзгәртүне таләп итә. Протест чарасы нәтиҗәсендә 200ләп очыш булмый калды.

Франкфурт һава аланы хуҗасы булган Fraport ширкәте протест белдерүчеләрне сөйләшүләргә чакыра, әмма аларның таләпләрен “чынбарлыктан ерак” дип бәяли.

Һөнәр берлеге ризасызлык чарасын җомгага кадәр дәвам итәргә җыенуын белдерде.

XS
SM
MD
LG