Accessibility links

2011 елда дөньяда 46 журналист үтерелгән


Журналистларны яклау комитеты белдерүенә караганда, 2011 елда дөньяда 46 журналист үтерелгән.

Нью-Йоркта урнашкан бу оешма үзенең “2011 елда матбугатка һөҗүм” исемле хисабында, журналистларга эшләр өчен иң куркыныч ил дип Пакстанны атады. Анда җиде хәбәрче һәлак булган. Икенче һәм өченче ураннарда Либия белән Гыйрак. Бу илләрдә бишәр журналист үтерелгән.

Узган елда “Гарәб язы” вакыйгаларын яктырткан 15 журналист һәлак булган. Хисапта шулай ук, 179 журналист төрмәгә утыртылган, диелгән. Бу 1990 еллардан бирле иң югары сан. Кулга алынган иң күп журналист - Иранда (42).

Үзбәкстанны оешма “матбугатны төрмәгә утыртучы” дип атаган. Анда биш журналист тоткынга ябылган.

Хисапта шулай ук Кытай, Сүрия һәм Мисыр кебек илләрдә хакимиятләрнең мәгълүмат чараларының авызын томалау кебек гамәлләр тәнкыйтьләнгән.
XS
SM
MD
LG