Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда телләр бумы: чиратта фарсы теле


Русия Ислам университеты
Русия Ислам университеты

3 март көнне Казандагы Русия Ислам университетында фарсы теле курслары башлана. Дәресләр атнага ике тапкыр түләүсез укытыла. Килешү нигезендә университетның Универсиадага фарсы телен белүче волонтерлар да әзерләве көтелә.


Беренче тапкыр фарсы теле курслары Русия Ислам университетында моннан бер ел элек оештырылган иде. Март аенда укый башлаучылар дүртенче төркемгә эләгә. “Моңа кадәр тупланган төркемнәрдә унар кеше укый иде”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә курслар өчен җаваплы булган Оймахмад Маликов.

“Без фарсы телен шәһәр халкына инде икенче ел рәттән укытабыз. Теләүчеләр әллә ни күп түгел. Бүгенгә курсларга нибары җиде кеше язылган. Киңкүләм мәгълүмат чаралары әлеге дәресләр белән шактый кызыксына. Күрәмсең, күптән түгел башка уку йортында оештырылган татар теле курслары йогынты ясагандыр”, ди Русия Ислам университеты китапханә җитәкчесе Оймахмад әфәнде.

Фарсы телен Ираннан килгән тел белгече укыта. Ул хәзерге вакытта Казанда аспирантурада белем ала икән. Мөгаллимне Иран Ислам Республикасының Казандагы консуллыгы аша эзләп тапканнар. Консуллыкта курслар турында нинди дә булса комментар бирүдән баш тарттылар. “Барлык сорауларыгызны Русия Ислам университетына юллагыз. Дәресләр өчен алар җаваплы”, диде консул сәркатибе.

Оймаахмат Маликов сөйләвенчә, курсларны, чыннан да, РИУ оештырырга тәкъдим иткән. Шулай да, нәкъ менә Иран консуллыгы элгәре мөселман югары уку йортында фарсы теле кабинеты ачарга ярдәм иткән. Ә хәзер менә тел укытучысын эзләп тапкан.

“Фарсы теле дәресләре РИУ шәкертләренә дә файдалы булыр. Ник дисәң, иске татар телендә язылган дини хезмәтләрдә еш кына фарсы алынмалары очрый. Бу китапларны тулысынча аңлау өчен татарча да, гарәпчә дә, фарсыча да белергә кирәк”, ди Маликов.

Тарих фәннәре кандидаты, Петербур университетының Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләре тарихы бүлеген тәмамлаган Алсу Арсланова әйтүенчә, иске татар телендә фарсы теленнән кергән сүзләрнең күләме 30%ка җитә. “ХХ гасырга кадәр язылган татарча дини текстларны аңлар өчен фарсыча һичшиксез белергә кирәк”, ди ул.

Шунысы кызык: бүген РИУ шәкертләре фарсы телен факультатив буларак кына өйрәнә. Шулай да, якын арада уку йорты белән Универсиада дирекциясе арасында килешү имзаланырга тиеш. Әлеге килешү нигезендә РИУ 2013 елда Казанда узачак Универсиада өчен фарсы теле белгечләрен әзерләячәк. Алар киләсе елда Татарстан башкаласында узачак Бөтендөнья студент уеннарында Ираннан килгән спортчыларга ярдәм күрсәтәчәк, ягъни волонтерлар булып эшләячәк дип көтелә.

РИУдан тыш, Универсиада партнерлары арасында Башкорт дәүләт университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе һәм башка югары уку йортлары исәпләнә.
XS
SM
MD
LG