Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Уйгырларны яклаучылар Төркиядә Кытай вице-президентын Кытай байракларын яндырып каршы алды


Кытай вице-президенты Си Цзиньпин Төркиягә килде. Аның Әнкарада ике арада сәүдә һәм халыкара мәсьәләр, шулай ук Сүриядәге кораллы низаг һәм Иранның бәхәсле атом программасы турында сөйләшүләр уздыруы каралган.

Си бүген президент Аблулла Гүл белән очрашты. Шулай ук аның премьер-министр Рәҗәб Тайип Эрдоган белән очрашу өчен Истанбулга барачагы хәбәр ителә.

Әнкарада вице-президент урнашкан кунакханә каршында 100ләп кеше Кытайда уйгырлар хокукларының бозылуына протест белдереп Кытай байракларына ут төртте.

Төркиядә зур уйгыр диаспорасы яши. 2009 елда Әнкара Синҗәндә хакимиятләрнең уйгырларга каршы көч куллануын кискен тәнкыйтьләп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG