Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли резерв банкында “Новая газета” финасланган хисап туңдырылган


Александр Лебедев җиткәчелегендәге Милли резерв банкында узган тикшерү нәтиҗәсендә "Новая газета"ны чыгаруга тотылган хисап туңдырылган.

Басманың баш мөхаррире Дмитрий Муратов сүзләренә караганда, бу эшкуарның хосусый хисабы булган, андагы акчаны ул төрле хәйрия эшләренә тоткан.

"Новая газета" чыгудан туктамый, бер ай хезмәткәрләргә эш хакын түләмәү турында килештек", диде Муратов Азатлык радиосына.

Милли резерв банкында тикшерүләр узган атнада башлады. Аның җитәкчесе Алексей Лебедев үзе бу тикшерүненең "сәяси сәбәпләре бар" диде. Лебедев оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны яклап аны "Аэрофлот" директорлары шурасына тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG