Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Халыкара Ана теле көнендә ике пикет узды


Татар иҗтимагый үзәге пикеты, 21 февраль 2012
Татар иҗтимагый үзәге пикеты, 21 февраль 2012

Татар иҗтимагый үзәге Халыкара Ана теле көне уңаеннан Казанда пикет уздырды. «Азатлык» татар яшьләре берлеге Төркия консуллыгыннан ярдәм сорады.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, пикетта 15ләп кеше катнашкан.

«Бик салкын булса да, узып баручылар шигарләрне укып китте. Анда «Түрәләр кайчан ана телегезне хөрмәт итә башлыйсыз?», «Татар теле – дәүләт теле», «Милли мәгарифне җимерүче Фурсенконы отставкага», «Татарлыкны буучы Андреева, Песошин, Метшинны отставкага» дигән шигарләр бар иде», ди ул.

Татар иҗтимагый үзәге пленумында кабул ителгән мөрәҗәгатьләр таратылган. Бер сәгать басып торсалар да, алар янына чыгучы түрәләр булмаган.

«Татарстан радио-телевидениесендә дә иртән бу хакта бер сүз дә әйтмәделәр. Без дә пикетка чакырган булсак та, килүче журналист булмады», ди Галишан Нуриәхмәт.

Татар иҗтимагый үзәге пикеты, 21 февраль 2012
Татар иҗтимагый үзәге пикеты, 21 февраль 2012


Шул ук көнне «Азатлык» татар яшьләре берлеге Төркия консуллыгы каршында төрки халыкларны яклауны сорап пикет уздырды. Яшьләр Төркияне иң көчле төрки ил һәм төрки халыкларга сәяси һәм рухи яктан ярдәм итә ала дип саный.
XS
SM
MD
LG