Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Атом күзәтүчеләре Иранга сәфәрдән кәнәгать түгел


БМОның халыкара атом идарәсе үз вәкилләренең Иранга ясаган сәфәреннән кәнәгать булмаганын белдерде.

Тәһран күзәтүчеләргә Парчиндагы хәрби корылмаганы барып карарга рөхсәт итмәгән, Иранның атом программасын ачыклауда алга китеш юк, дип белдерде идарә башлыгы Юкия Амано.

Соңгы тапкыр күзәтүчеләр Парчинда 2005 елда булды. Ул вакытта да алар корылманы тулысынча тикшерә алмады.

Идарәнең узган елгы хисабында, Иранның Парчиндагы хәрби корылмасында атом эшчәнлеге алып баруына дәлилләр бар, дип белдергән иде.

Иранның халыкара атом идарәсендәге вәкиле Али Ашгар Солтахия, Тәһран халыкара белгечләр белән сөйләшүләрне дәвам итәргә җыена, дип белдерде. Атом идарәсе бу мәгълүматне әлегә расламады.

Идарә вәкилчелеге Ираннан китәргә берничә сәгать кала Иранның кораллы көчләре башлыгы Мөхәммәт Һаязи Фарс мәгълүмат агентлыгына, “дошманнарның безгә һөҗүм итүен көтеп ята алмыйбыз, илебезне саклар өчен барлык чараларны күрәчәкбез”, дип белдергән.

Атом идарәсе вәкилләренең сәфәре вакытында илнең көньягында Бушер атом корылмасы янында дүрт көн хәрби күнегүләр барды.

Тәһран үзенең атом программасының максаты ягулык булдыру һәм яман шеш авыруы өлкәсендә тикшеренүләр, дип белдереп килә. Көнбатыш Иранның атом коралы ясавыннан шикләнә.

XS
SM
MD
LG