Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:15

Сүрия оппозициясе “һуманитар коридорлар” булдыруны сорый


Франция тышкы эшләр министры Ален Жюппе Сүриянең Һомс шәһәрендә Франциянең фотохәбәрчесе Реми Охликның үлемен раслады.

Сүрия оппозициясе белдерүенә караганда, журналистлар булган бинага һөҗүмдә шулай ук Британиянең Sunday Times басмасы хәбәрчесе Мэри Колвин һәлак булган, ике журналист яраланган.

Хөкүмәт көчләре Һомсның халык яшәгән бистәләрен утка тота. Соңгы бер тәүлек эчендә генә шәһәрдә 50ләп кеше һәлак булды, Сүрия буйлап үлгәннәрнең саны 100дән артты.

Күпчелеге Сүриядән читтә булган оппозиция вәкилләре Һомска, Идлиб вилаятенә һәм көньяктагы Дәраа каласына «һуманитар коридор» булдыру өчен Димәшккә басым ясауны сорап Русиягә мөрәҗәгать итте.

Парижда узган матбугат очрашуында оппозиция шурасы вәкиле Сүриядәге кан коешны читтән тыкшынмыйча туктатып булачагына ышанмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG