Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:37

Costa Concordia көймәсендә тагын дүрт мәет табылды


Тикшерүчеләр гыйнвар аенда Италиянең көнбатыш ярына якын суларда баткан Costa Concordia көймәсеннән тагын дүрт кешенең мәетен чыгарды.

13 гыйнвар көнне һәлакәт вакытында көймәдә 4 меңнән артык кеше булган. Бүгенгә кадәр 17 кеше үлгән, 15 кеше хәбәрсез югалган дип санала иде.

Costa Concordia капитаны һәм аның беренче ярдәмчесе Италиядә прокуратурасы тарафыннан тикшерелә. Көймәдән ягулыкны чыгару әле дә дәвам итә. Һәлакәттә исән калган дистәләгән кеше Costa Concordia хуҗаларына каршы мәхкәмә эше башлатты.

XS
SM
MD
LG