Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google Казан урамнарын күрсәтә башлады


Google сәхифәсендә Кол Шәриф мәчете
Google сәхифәсендә Кол Шәриф мәчете

Google ширкәте Русиянең өч шәһәре, шул исәптән Казан өчен "Street View" (урам күренеше) хезмәтен башлавын игълан итте.


АКШта урнашкан Google ширкәте үзенең блогында Русиянең өч шәһәре өчен "Street View" (урам күренеше) исемле хезмәтен башлавы турында белдерде. Бу өч "бәхетле" шәһәр арасында Казан, Мәскәү (һәм Мәскәү өлкәсе) һәм Петербур (һәм Ленинград өлкәсе) бар.

Яңа хезмәт әлеге шәһәрләрнең паркларын гизеп кайбер архитектура һәйкәлләрен карау мөмкинлеген бирә.

Google Maps сәхифәсендә Казан Кирмәнен, Казанның Меңеллыгы паркын карап, Бауман урамы буйлап "йөреп" була.

"Казаннанның башка урамнарын карау мөмкинкинлеге дә тудырылачак, әмма әлегә моның төгәл вакытын әйтә алмыйбыз", диде Google ширкәте менеджерларының берсе Борис Хвостиченко.

Казан урамнарында төшерелгән рәсемнәрдә кешеләрнең йөзләре һәм машина номерлары күренмиячәк.

Урыныгыздан тормый гына Кол Шәриф мәчетенә "барып кайту" өчен монда басыгыз.
XS
SM
MD
LG