Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда солдат аналары армиядәге кыерсытуларга зарлана


Чаллыдагы солдат аналары комитеты армиядә хокук бозулар дәвам итә дип белдерә
Чаллыдагы солдат аналары комитеты армиядә хокук бозулар дәвам итә дип белдерә

Чаллыдагы солдат аналары комитеты җитәкчеләре әйтүенчә, армиядә “бабайлык” күренешләре кимесә дә, офицерлар тарафыннан солдатларга карата хокук бозулар, башбаштаклык дәвам итә.


Совет чорында солдат армия хезмәтеннән матур гаскәри киемдә кайтты дигән гыйбарә бар иде. Хәзер армиядән кайтасы солдатларның бер өлеше киемне сатып алырга мәҗбүр икән. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан шушы вазгыяткә дә тукталып китәбез. Чаллы газетларының берсендә гыйнвар аенда мондый күренеш хакында язма басылды.

“Волгоград өлкәсендә хезмәт итүче Андрей (исеме үзгәртеп бирелә) яңа елга кадәр өенә кайту өчен дип, әти-әнисеннән ике мең сум акча соратып алдыра. Бу акчаны прапорщикка тапшыралар. Прапорщик өенә ашыгучы солдатка шуннан соң яңа кием бирә. “Дембель” солдатлар акча бирмәсә, аларга ертык, тузган чалбар белән өйгә кайтырга туры килә. Теге тузган чалбарларны да яңа чагында хәрби частькә килгәч, шушы прапорщиктан 500 сумга сатып алган булалар. Биредә солдатка 540 сум хезмәт хакы түләнгән. Аның 500 сумын, кул куеп алганнан соң, “хәрби часть кирәкләренә” дип тартып алганнар. Волгоградтан Татарстанга кайтучы алты солдат поездда моряклар белән дә таныша. Моряклар яңа кием киеп кайту өчен 6-7 мең сум түләүләрен әйтәләр”, диелә язмада.

Солдат аналары комитеты армия проблемнарын чишәргә тырыша

“Комитет Чаллыда 15 ел эшли. Татарстанда бу бердәнбер оешма. Әле безгә бер генә ананың да “малаебызны армиягә алалар” дип шатланып килгәне юк. Ата-ана шикаять белән генә килә. Армиядә булган реформалар солдат хезмәтен җиңеләйтте беркадәр.

Моннан 6-7 ел элек “бабайлык”ка зарланулар, качып кайту очраклары күп булса, хәзер әни кешене баласының тазалыгы борчый. Армиягә китүче үзенең чирләрен медицина комиссиясенә күрсәтеп бетерә алмыйча хезмәткә алына. Мондый солдат армия күнекмәләренә чыдый алмый, кабат авырып китә, авырган солдатның ата-анасы тагын безгә килә. Алар борчыла. Солдат үлем-китемнәре хакында сирәгрәк ишетә башладык, булганнары да вакытында медицина ярдәме күрсәтмәү белән бәйле.

Саҗидә Шәйхелисламова
Саҗидә Шәйхелисламова
Путин күрсәтмәсе белән солдатларга акча алу өчен пластик карта бирелә башлады. Бу офицерлар солдат акчасын кулларыннан тартып алмасын өчен эшләнде. Әлеге карталар да төрле уйларга этәрә. Чөнки аны да бит офицерлар тартып алырга мөмкин. Бу картага кредит та алып була икән. Моны әлегә дөрес эшләнгән гамәл дип булмый.

Татарстан егетләренә кесә телефоннары биреп җибәрү дә Русия армиясендә уңай күренеш булып чыкмады. 2006 елда телефон биреп җибәрүнең мәгънәсе булмады, ул телефоннарны частька килгәч офицерлар тартып ала, саталар икән дигән сүзләр дә булды. Хәзер бу юнәлештә уңай якка үзгәрешләр бар кебек.

Моннан берничә ел элек егетләр армиягә бик ашкынып тормый иде. Хезмәт вакыты бер елга калгач, барабыз дип торалар. Ашкынып тормаучылар арасында сәламәтлеге начар булганнар, нәзберекләр, хезмәт белән тәрбияләнмәгәннәр бардыр, алар армиянең кырыс кануннарыннан куркалардыр дип уйлыйм. Аннан соң, армиядән кайткан егетләребез, анда барудан бернинди мәгънә юк, дип сөйләгән очраклар да була. Барырга теләмәү сәбәпләре шундадыр”, дип фикер йөртә Чаллы солдат аналары комитеты рәисе ярдәмчесе Саҗидә Шәйхелисламова.

Саҗидә ханымның улын 2006 елны армиягә алганнар. Ул Волгоград ягында ике ел хезмәт иткән. Шуннан соң да әле бер елга контракт төзергә мәҗбүр иткәннәр.
XS
SM
MD
LG