Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:07

22 февральдә Казанда “Татарстан-Төркия 2012” дигән исем астында сәүдә-инвестиция мебель форумы узды. Төшкә кадәр төрек эшмәкәрләренә Татарстандагы инвестиция мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Төштән соң ике яклы сөйләшүләр барышында төрек мебельчеләре үз товарларын Татарстан эшкуарларына аңлатты.

Төрек эшмәкәрләре Татарстанда бетон йортлар төзү эшеннән соң хәзер инде мебель эшләп чыгару бизнесы белән килергә җыена. Төрек мебельчеләре әлегә бу эшкуарлык тармагы өчен Татарстандагы мөмкинлекләр белән таныша. Чәршәмбе көнге эшлекле форум нәкъ менә шушы максаттан чыгып оештырылды дип белдерә бу җыелышны оештыручылар.

Мөмкинлекләр дигәннән, Алабуга махсус икътисади зонасында бүгенге көндә бер эре төрек ширкәте агач эшкәртү эше белән шөгыльләнә.

“Кастамону Интегре” агач эшкәртү ширкәтенең җитәкчесе Онур Гүвән Татарстанда без үзебезне Төркиядә кебек итеп хис итәбез. Дөньяның төрле илләрендә заводларым булуга карамастан, Татарстанда эшләү күпкә җиңел дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бу уңайлылыклар ниләрдән гыйбәрәт соң?

Беренчедән, Татарстанда инвестиция салуга республика җитәкчелеге бик уңай карый, безгә һәрвакыт ярдәм кулын суза, ди ул.

Икенчедән, Алабуга махсус икътисади зонасының эшкуарлык өчен искиткеч инфраструктурасы бар.

Өченчедән, Татарстаннан Русия төбәкләре һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре базарларына җайлы гына барып җитү уңайлылыклары булу һәм төрки республикаларга да ерак урнашмау Татарстанны башка илләрдән өстен куя.

Онур Гүвен сүзләренчә, барлык әлеге өстенлекләр белән берүк вакытта Татарстанда мебель җитештерү өчен чималның мул булуын да онытырга ярамый.

Төрек эшмәкәрләре өчен иң мөһиме исә, татарлар һәм төрекләр арасындагы мәдәни һәм тарихи элемтәләрнең нык булуы, төрек эшмәкәрләрен Татарстанга инвестиция салырга килергә җәлеп итә, ди ул.

Әхмәт Акынты: ”Сәяси очрашулар сәүдәгә йогынты ясый”

Татарстанда эшләүче төрек эшмәкәренең сүзләрен куәтләп форум барышында, Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Акынты, ике яклы хезмәттәшлекнең уңышлы үсеш кичерүен, сәяси яктан чыгып та аңлатты.

Аның сүзләренчә, Казанны, татар мәдәниятенең үзәге һәм Иделнең бер энҗесе итеп карарга кирәк.

Татарстан Русиядәге мөһим сәяси үзәк булуы белән беррәттән, Төркия белән Русия арасындагы елдан-ел арта барган сәүдә әйленешендә дә мөһим роль башкара. Бигрәк тә узган елларда Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең һәм премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоганның Казанга, ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Төркиягә сәфәр кылуларыннан соң, ике республика арасындагы сәүдә һәм мәдәни элемтәләр тагын да ныгыды, дип белдерде ул.

Әхмәт Акынты сүзләренчә, Казанда чит ил инвестицияләре белән корылган һәрбер өченче ширкәт төрек капиталы белән оешкан.

“Йортлар төзелгәндә, чимал булганда килеп калыгыз”

Форумга 70 тән артык төрек эшкуары килде.

Форумга 70 тән артык төрек эшкуары килде.

Татарстанда соңгы елларда күп санда торак-йортлар сафка бастырылуын һәм Алабуга махсус икътисади зонасында эшләүче “Кастамону Интегре” ширкәтенең агач чимал әзерләвен исәпкә алганда, Төркия мебель ширкәтләренең Татарстанда уңышка ирешү шанслары югары, дип бәяләде баш консул Акынты үз чыгышын йомгаклап.

Форум утырышында башка чыгышлар да яңгырады. Татарстандагы сәүдә мөмкинлекләре килгән төрек эшмәкәрләренә тәкъдим ителде.

Төшке аш вакытында аларның күпчелегендә Татарстандагы эшмәкәрлек өчен тудырылган мөмкинлекләрдән канәгать калуларын ишетергә туры килде. Төркиягә кайткач безгә бер утырып уйларга кирәк, дип белдерде алар.

Төрек эшмәкәрләренең Татарстанга мебель җитештерергә килүләре татар эшмәкәрләре өчен дә файдалы булачак дип саный Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе Фәрит Уразаев.

Фәрит Уразаев: ”Төрек эшмәкәрләре тәҗрибәсен файдаланырга кирәк”

Төрекләрнең иҗтимагый дәрәҗәдә бизнес, экономика өлкәсен оештыруы бездә соклану уята. Бездә иң элек аларның бу тәҗрибәсеннән үзебез дә файдалана алабыз бит дигән фикер туды.

Аннан соң бүгенге көндә Европада, гарәп илләрендә икътисад какшап килгән чорда Төркия башка төбәкләрдә дә икътисади базар эзли икән, бу хәл Төркия икътисадының көчле һәм дөрес булуын күрсәтә. Аннан соң алардагы технология безгә караганда алга киткән. Төрекләр Татарстанга киләләр икән, безгә аларның технологияләрен күрү дә бик файдалы булачак. Ни генә булса да, ике яклы хезмәттәшлек, ике республика өчен дә отышлы булачак дип белдерде Фәрит Уразаев.


Икътисад фәннәре докторы Рәсим Хөснетдинов та мондый очрашуның ике халык өчен бик файдалы булачагына ышана.

Ул, эшкуарлыкта нинди генә җитди проект булмасын, аны гамәлгә ашыру өчен иң элек бер очрашу кирәк. Ә бер-береңә ышану бизнеста бик мөһим процесс, күрешмичә генә эшмәкәрләр арасында сәүдә ышанычы авыррак барлыкка килә, дип әйтә.

Күрешү дигәннән, төрек эшмәкәрләре өчен төштән соң Татарстан эшкуарлары белән бермә-бер күрешеп сөйләшү мөмкинлеге дә оештырылды.

Төрек мебельчеләренә Татарстан президенты да игътибар күрсәтте. Әлеге форумны оештыруда башлап йөргән Төркия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар конфедерациясе – TUSKON вәкилләрен Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

TUSKON конфедерациясе 2005 елда Истанбулда корыла. Үз эченә төрек эшмәкәрләренең 7 федерациясен, 168 ассоциацияне һәм 35 мең төрек эшмәкәрен берләштерә. Конфедерация дөньяның 140 илендә эшчәнлек алып бара. Америка Кушма Штатлары, Бельгия, Кытай һәм Русиядә үз вәкиллекләрен тота.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG