Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин митингта илне сугышка әзерләгәндәй чыгыш ясады


Мәскәүдә Путинны яклау җыены үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:11 0:00

Мәскәүдә Путинны яклау җыены үтте

23 февраль көнне Мәскәүнең Лужники стадионында Путинны яклап оештырылган чарага йөз меңнән артык кеше җыелды. Интернетта таралган видеоязмаларга күрә, аларның кайберләренә килгән өчен акчалата бүләк тә эләккән.

"Беркемгә дә эчке эшләребезгә тыкшынырга ирек бирмәячәкбез", диде үзен яклап оештырылган җыенда чыгыш ясаган Владимир Путин.

"Лужники" стадионында бүген “ватанны саклаучылар” җыелды, диде премьер-министр.

"Без үзебезнең күбрәк булуыбызны, Русиядә балаларның күпләп тууын, аларның сәламәт булуын һәм яхшы белем алуын, аннары яхшы эш табуын телибез", дип билгеләде максатларын Путин.

Путин үзен яклап оештырылган җыенда чыгыш ясый
Путин үзен яклап оештырылган җыенда чыгыш ясый
Аның сүзләренә караганда, ул үзе һәм "Лужники" стадионында җыелучылар – "җиңүче халык" һәм "җиңү аларның канына сеңгән".

Путин бүгенге Русияне 1812 елгы Ватан сугышы чоры белән чагыштырды.

"Русия өчен көрәш дәвам итә. Без җиңәчәкбез", дип Путин мәгълүм урыс шагыйре Михаил Лермонтовның "Бородино" әсәреннән бер өзекне дә укып бирде.

Путиннан соң сүзне алган Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянин җыелган халыкны "инкыйлабка чакыручыларга иярмәскә, илдә башбаштаклыкка юл куймаска" чакырды.

Мәскәү полициясе мәгълүматларына караганда, стадиондагы чарага 130 меңләп кеше катнашкан.

Оештыручылар 30 мең кешелек чара өчен рөхсәт алган булган, бу кадәр кеше җыелуы өчен алар җәзага тартылырга мөмкин.

Иртән Мәскәүгә поезд белән Свердлау өлкәсендәге Урал вагон төзү берләшмәсе һәм һөнәр берлекләреннән 700ләп эшче китерелгән.

Путинны кем яклый?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:48 0:00

Кайбер мәгълүматларга караганда, Мәскәүгә Путинны яклау чарасына Уфадан да 300гә якын кеше барган.

"Стадионга махсус автобуслар белән китерелгән эшчеләрнең кайберләренең җыеннан качып метро эченә кереп китәргә тырышуы күренде, әмма полиция аларны кире җыенга куып кертте”, дип сөйләде Азатлыкның Мәскәүдәге хәбәрчесе Юрий Тимофеев.

Җыенда катнашучыларны бушка коймак һәм чәй белән сыйлаганнар.

Интернетта таралган видеоязмаларга караганда, эш коймак һәм чәй белән генә чикләнмәгән - кайбер катнашучыларга җыенга килгән өчен турыдан-туры акча да таратылган. Түбәндәге видеода бер "оештыручы" Путинны якларга килгән кешеләргә 750-шәр рубль акча өләшә. Халыкның канәгатьсезлек белдерүеннән шул да күренә - башта аларга югарырак сумма вәгъдә ителгән, ә урында тәтегәне исә кимрәк.



Путинны яклау җыеннарына кешеләрне акча түләп җыю очраклары элегрәк тә булганы бар иде. 4 февраль көнне Тәүбә тавында үткән шундый чарада катнашкан өчен Азатлык радиосының рус редакциясе хәбәрчесенә дә 500 рубль тәкъдим иткәннәр иде.
XS
SM
MD
LG