Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама Әфганстан президентыннан дини китапларны яндыру өчен гафу үтенде


АКШ президенты Барак Обама дүшәмбе көнне халыкара гаскәрләрнең Баграм хәрби һава базасында дини китапларны чүплеккә ташлап аларны яндыру гамәле өчен гафу үтенеп Әфганстан президенты Хәмид Карзаига рәсми хат юллады һәм бу хәлне тикшерергә сорады.

Әфганстандагы НАТО көчләре бу көннәрдә булган ризасызлык чараларында үзләренең ике хәрбиенең һәлак булганын хәбәр итте.

Кичә Талибан әфган халкын дини китаплары яндыруга ачу итеп НАТО көчләренә һөҗүмгә чакырды.

Бүген иртән Әфганстанның көнчыгышындагы Лагман вилаятендә бер төркем АКШ хәрби базасына һөҗүм итте.

Бүген Кабул, Җәләлабад шәһәрләре һәм Логар вилаятендә меңләгән кеше катнашында урам җыены узды.

Баглан вилаятендә булган шундый ризасызлык чарасы вакытында җыелган халык полициягә һөҗүм итә башлагач бер кешене атып үтерелгән. Чәршәмбе көнне урам җыеннарында тугыз кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG