Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә президентлыкка намзәтләрне яклап берничә урам җыены узды


Ватанны саклаучылар көнендә Мәскәүдә 4 мартта үтәчәк сайлауда катнашачак намзәтләрне яклап урам җыеннары оештырылды.

"Лужники" стадионында үзенең тарафдарлары алдында Владимир Путин чыгыш ясады. Полиция мәгълүматларына караганда, анда 130 меңләп кеше катнашкан. Оппозиция бу чараны хакимиятләр оештырды, аңа халык мәҗбүри китерелде, дип ризасызлык белдерде.

Шулай ук үзләренең сайлауалды җыеннарын коммунистлар намзәте Геннадий Зюганов һәм либерал-демократлар намзәте Владимир Жириновский оештырды. Анда 2-3 мең кеше катнашкан, дип хәбәр ителә.

Зюганов гадел сайлауга чакырды. Жириновский ярлыларга бушка торак вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG