Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җир пайлары хуҗаларының хокуклары кысыла


Җир пайлары җыелышыннан соң җир хуҗалары тагы да аянычрак хәлдә калды
Җир пайлары җыелышыннан соң җир хуҗалары тагы да аянычрак хәлдә калды

Заманында большевиклар авыл кешеләрен җирләре, сыерлары-атлары белән бергә колхозларга көчләп кертеп интектергән булса, бүген шул колхозларны сүтеп таратканда инде яңа түрәләр кешеләрне үзләренә тиешле җир өлешләрен бирмичә интектерә.


Башкортстанның Чишмә районындагы татар халкының бөек җырчысы Фәридә Кудашева туган Келәш авылында 22 февральдә җир пайлары хуҗаларының гомум җыены үткәрелде. Район хакимияте нияте белән оештырылган бу чарада 250 кешенең пайлары исеменнән катнашкан халык ике лагерьга бүленгән булып чыкты.

Җир хуҗаларының бер өлеше (иллеләп кеше), үз җирләрен гомум җир мәйданыннан алып үзләре эшкәртергә тели. Икенче зуррак өлеше үз җирләрен район хакимияте тырышлыгы белән Мәскәүдәге “Разгуляй” компаниясенең Башкортстандагы “Башкир-агроинвест” дигән чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыятенә тапшырганнар икән.

Үзенчәлекле “җир колхозыннан” бүленеп чыгарга теләүчеләр әйтүенчә, аларның җир өлешләрен, берәүгә дә әйтмичә генә, район түрәләре читләргә арендага биргән. Шуңа күрә беркемгә дә үз паен бүлеп алып чыгарга ирек бирелми диләр алар. Раслап кына әйтә алмасалар да, бу төркем кешеләре фаразлавынча, район түрәләре бу җирләрне үз белдекләре белән кемнәргәдер тапшырганда бушка эшләмәгәннәр.

Җир язмышын җиде кешелек комиссия хәл итәчәк
Җир язмышын җиде кешелек комиссия хәл итәчәк
22 февральдәге җыелыштан соң җир пайлары хуҗалары тагын да аянычрак хәлдә калдылар. Хәзер инде аларның барысы исеменнән кешеләрнең пайлары язмышын (сатудан башка) шушы җыелышта район түрәләре кубызына биючеләр тавышы белән сайланган җиде кешелек комиссия хәл итәчәк.

Менә шулай итеп, күпчелек тавышка ия булучы як калганнарның милеккә хокукларын кыса. Ә инде җир пайлары хуҗаларының күпчелегенең бик өлкән яшьтә икәнлеген искә алсаң, аларның үз җирләрен күрә дә алмыйча үлеп китәчәкләре көн кебек ачык. Шуңа күрә, бу очракта азчылыкның милеккә хокуклары кысылып кына калмый, ә чынбарлыкта юкка чыгарыла. Кешеләр ярсыган. Язын чәчү вакыты җиткәч, җир мәйданы янында ызгыш-бәрелешләр булуы да ихтимал, ди авыл кешеләре.

Төптән уйлаганда, әлеге проблема җир тирәсендәге проблема гына түгел. Шушы татар авылының язмышы проблемасы ул. Чөнки авылда эш юк. Мондый шартларда, кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә, фәкать үз җирләреннән файда күреп яшәргә генә кала. Ә алар үз җирләренә үзләре хуҗа булу хокукыннан мәхрүм ителгән. Димәк, авыл юкка чыгуга бара. Ә бу – мәшһүр Зыя Камалины, Фәридә Кудашеваны, халык шагыйрьләре Сәйфи Кудаш һәм Мостай Кәримне һәм бик күп зыялыларны биргән авыл.
XS
SM
MD
LG