Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Патшаны урта һәм өлкән буын кешеләре сагына"


Николай II киемендә Путин сурәте
Николай II киемендә Путин сурәте

Танылган психолог Рамил Гарифуллин, “чын идарәчене, патшаны сагыну бар ул, ләкин хәзер дәүләтләр белән аерым кешеләр түгел, ә акча идарә итә”, ди.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат чаралары башлыклары белән очрашуында Владимир Путинны күздә тотып, “безгә менеджер түгел, патша кирәк” дип ычкындырды.

Ычкынган сүз – аткан ук, кире кайтарып булмый. Интернетта бу иң күп иләнгән темага әверелде. Ксения Собчак патша идарәсендә яшәргә теләгән Рөстәм Миңнехановка Twitter-дан махсус бүләк - Николай II киемендәге Путин сурәтен җибәрде һәм Татарстан башлыгына "аны өстәлегезгә куярсыз" дип киңәш итте.

Патша турында хыяллану феодализм заманыннан калган коллык билгесеме, әллә җаваплылыктан куркып, аңардан котылу чарасын эзләргә тырышумы?

Танылган психолог Рамил Гарифуллин, “чын идарәчене, патшаны сагыну бар ул, ләкин хәзер дәүләтләр белән аерым кешеләр түгел, ә акча идарә итә”, дип саный.

“Җәмгыятьтә, чыннан да, чын идарәче турында хыяллану, аны сагыну бар. Бу Көнбатышка да хас. Ләкин сәяси идарәчелек юкка чыгып бара, чөнки дөнья белән икътисад, акча идарә итә. Хәтта Барак Обама хуҗа булса да, ул да икътисад ягыннан чикләнгән.

Акылы, гамәле белән илдәге вазгыятьне үзгәртерлек патша, президентлар калмады. Бүген алар тарафыннан “мин идарә итә алам, хәлләрне үзгәртергә мөмкинмен” дип күз буяу бар, Путин да шуны оста куллана, каты куллы идарәче ролен уйный. Халык шуңа ышана, аңардан барысы курка, ул бар нәрсәне дә күз уңында тота дип саный.

Рамил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Путин инде күптән бернинди дә патша түгел, ул да менеджер. Путин сәяси карьера ясап килмәде, ул сәясәтче буларак үсмәде. Путин ил белән идарә иткәндә нәрсә үзгәрде? Бернинди дә үсеш булмады, бары тик нефть, газ сатып кына дәүләт аякта басып тора.

Дәүләтләрнең язмышлары бер кешегә бәйләнгән чаклар булды, әлбәттә, әнә шул вакытларны сагынып искә алып, кешеләр патша кирәк дип әйтә”, ди Рамил Гарифуллин.

Халыкка патша, идарәче кирәк дигәнне психолог урта буын кешеләрнең чире дип атый.

“Русиядә җитештерү юк. Газ, нефтьне сатып алган акчаның бер өлешен халыкка эш хакы итеп тараталар. Өлеш чыгарганга куанып яшиләр алар. Шуңа өйрәнгән кешеләр илдәге хәлләрнең үзгәрүен теләми, алар Путинны акча бирүче һәм тынычлык бүләк итүче патша итеп күрә. Биргән хезмәт акчаларын кисмәүләрен теләп куркып утыручылар – урта һәм өлкән буын кешеләре.

Бәхеткә ирешү өчен үз акылларын, үз талантын эшкә җигеп, үз куллары белән җитештереп көн күргән кешеләр сыйныфы да бар. Тик алар аз. Андыйлар дәүләт белән патша идарә итүен, барлык җаваплылыкны аңа аударып калдыруны теләми, алар үзләренә үзе хуҗа булып, демократик шартларда яшәп, көн күрәселәре килә”, ди Рамил Гарифуллин.
XS
SM
MD
LG