Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Путинны яклау күпме тора?


Путинны якларга дип баручылар, Мәскәү, 23 февраль 2012

Путинны якларга дип баручылар, Мәскәү, 23 февраль 2012

23 февральдә Мәскәүдә Путинны яклау җыены үтүгә, интернетта бу җыенга килгән өчен кешеләргә акча түләнү турында видеоязмалар урнаштырыла башлады.


Ватанны саклаучылар көнендә Мәскәүнең Лужники стадионында үткән Путинны яклау җыенында йөз меңнән артык кеше катнашкан дип хәбәр ителде. Халыкны башкалага Русиянең төрле тәбәкләреннән поезд-автобусларга төяп китергәннәр.

Җыенда Путин үзе да катнашты һәм илне сугышка әзерләгәндәй рухта чыгыш ясады. Ул бүгенге Русияне 1812 елгы Ватан сугышы чоры белән чагыштырды.

"Русия өчен көрәш дәвам итә. Без җиңәчәкбез", дип Путин урыс шагыйре Михаил Лермонтовның "Бородино" әсәреннән бер өзек тә укып бирде.

Аның сүзләренә караганда, ул үзе һәм "Лужники" стадионында җыелучылар – "җиңүче халык" һәм "җиңү аларның канына сеңгән".

Бу җыенга үз теләге белән, ихластан килүчеләр күпме булгандыр, әйтүе кыен. Әмма җыен үтүгә интернетта таралган видеоязмаларга караганда, халыкның бер өлеше анда Путинны яклау түгел, ә акча казану өчен килгән. Шул язмаларның бер өлешен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Фрунзе урамы

Мәскәнең 2нче Фрунзен урамында бер "активист" Путинны яклау җыеныннан соң анда килгән кешеләргә 750-шәр сум акча өләшә. Халыкның канәгатьсезлек белдерүеннән шул да күренә -- башта аларга 800 сум вәгъдә ителгән булган, ә урында азрак тәтегән.




Комсомольский проспекты

Бу төркемдәге кешеләргә Путинны яклаган өчен башта 1500 сум вәгъдә ителгән, ахырда 500 тоттырганнар. Бер "яклаучы" президент Медведевка һәм премьер Путинга шикаять итәм ди, тавышын Жириновскийга бирәчәген яшерми.




Тверь өлкәсеннән Виталий исемеле егет мондый түләүләр турында интернетта күп укыган, ләкин үз күзләре белән күрү өчен Мәскәүгә килгән.




Бу егет Мәскәүдән, Прохоров тарафдары, Путинны яклау җыенына акча казану өчен генә барган.




Сергей исемле егет, Путин якласа да, җыенга акча казану өчен барган. Интернетта 800 сум вәгъдә иткәннәр иде, урында 500не бирәләр, ансын да әле дүрт сәгать көтәргә кирәк, дип зарлана ул.




Берничә сәгать көтеп тә, Путинны "яклаган" өчен вәгъдә ителгән акчаларын ала алмаган халыкның каны "кыза башлый", вәгъдәчеләрне "акылга утырту" теләге туа.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG