Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия белән Косово чикләр турында килеште


Сербия хөкүмәте һәм аннан бәйсезлек игълан иткән Косово төбәге бүген чик буйлары һәм Косовоның халыкара җыеннарда катнашу шартлары турында килеште.

Европа Берлегенең киңәю мәсьәләләре идарәсе башлыгы Стефан Фуле, Брюссельдә узган очрашудан соң, “бу килешү – Сербияне Европа Берлегенә әгъза итеп алу турында сөйләшүләр башлау алдыннан мөһим адым”, дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Косово белән Сербия арасындагы килешү күрше дәүләтләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең нигезе булачак.

Дүрт ел элек Сербиядән бәйсезлек игълан иткән Косовоны 88 ил таныды.
XS
SM
MD
LG