Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмән җырчылары Бакуда Eurovision-2012 бәйгесендә катнашудан баш тарта


Бер төркем әрмән җырчылары Ереванны Азәрбайҗанның Әрмәнстанга карата сәясәтенә ризасызлык белдереп Бакуда үтәчәк Eurovision-2012 бәйгесендә катнашмаска чакырып белдерү кабул итте.

"Бакуда үтәчәк бәйгедән баш тартабыз. Әрмәннәрне күпләп үтергән, аларга каршы көч кулланган, әрмәннәргә карата дошманлык дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелгән, әрмәннәрнең керүе тыелган илдә үтәчәк бәйгедә катнашудан баш тартабыз", диелгән әлеге белдерүдә.

2011 елда Германиянең Дюссельдорф шәһәрендә узган бәйгенең финалында Азәрбайҗан дуэты Эльдар Касыймов һәм Нигәр Җамал (Ell&Niki) җиңүе сәбәпле Eurovision-2012 бәйгесе Бакуда үтәчәк. Аны уздыру 22-26 май көннәренә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG